16+

Татарстан трассасында коточкыч юл һәлакәте: ике кеше һәлак булган

Бүген Татарстанның Яңа Чишмә районында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булган.

Татарстан трассасында коточкыч юл һәлакәте: ике кеше һәлак булган

Бүген Татарстанның Яңа Чишмә районында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булган.

Республика Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, Киа автомобиле йөртүчесе каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм каршысына килгән Шевроле автомобиле белән бәрелешкән.

Көчле бәрелеш аркасында Шевроле машинасы йөртүчесе һәм аның пассажиры алган җәрәхәтләрдән урында ук вафат булган.

Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне юлларда аеруча игътибарлы булырга, тизлек режимын сакларга һәм каршы як полосага чыкканда саклык чараларын күрергә чакыра.

 Татарстан юлларында сак булыгыз: бер мизгелдәге хата кеше гомеренә бәя булырга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading