16+

Татарстан участковые Россиянең иң яхшы ун участковые исемлегенә керде

Татарстанның Тукай районыннан Илдар Вәгыйзов «Халык участковые»Бөтенроссия конкурсында алтынчы урынны алды.

Татарстанның Тукай районыннан Илдар Вәгыйзов «Халык участковые»Бөтенроссия конкурсында алтынчы урынны алды.

Бу хакта Татарстан Республикасы буенча ЭЭМда узган матбугат конференциясендә полиция участок уполномоченныйлары һәм Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләре эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Марат Фәтхуллин сөйләде.

«Халык участковые" конкурсы өч этапта үткәрелә. Беренче этап районнарда уза, өч елдан артык эшләүче һәм дисциплинар җәзалары булмаган полиция участок хезмәткәрләре катнаша», – дип сөйләде Марат Фәтхуллин.

Илдар Вагыйзов барлык этапларны узган һәм финалда алтынчы урынны алган. Ул эчке эшләр органнарында – 23 ел, ә 2014 елдан Тукай районының Яңа Троицк авыл җирлегенең беркетелгән административ участогында хезмәт итә. Илдар Вәгыйзов бу территориядә хокук тәртибен саклау өчен бар көчен куя.

Соңгы өч елда гына да ул 29 җинаять ачкан һәм 147 административ хокук бозуны ачыклаган.

Фото: ТР буенча ЭЭМ

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading