16+

Татарстан укытучыларына планшет компьютерлар өләшәчәкләр

Татарстан илнең социаль өлкәсендә цифрлы платформаларны гамәлгә кертү буенча федераль проектны гамәлгә ашыруда катнашачак.

Татарстан илнең социаль өлкәсендә цифрлы платформаларны гамәлгә кертү буенча федераль проектны гамәлгә ашыруда катнашачак.

Мәгариф системасын модернизацияләүгә республика шактый финанслау алачак, дип хәбәр итә Татарстан Финанс министрлыгы.

Гомумроссия проекты кысаларында биш махсуслаштырылган платформа булдыру планлаштырыла: «Минем мәктәп», «Университетлар», «Фән», «Имин мохит» һәм «Акыллы шәһәр». Якындагы өч елда гына да Татарстанның мәгариф системасын модернизацияләүгә 563 миллион сумнан артык акча юнәлдереләчәк.

2026 елда федераль һәм төбәк бюджетларыннан – 80,3 млн сум, 2027 елда — 274,1 млн сум, ә 2028 елда 208,9 млн сум бүлеп бирү планлаштырыла. Педагогик хезмәткәрләр Электрон белем бирү контенты белән эшләү өчен үзебездә җитештерелгән планшетлар белән тәэмин ителәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading