Бүген Татарстанда Бөек Ватан сугышында турыдан-туры катнашкан нибары 135 ветеран исән.
2025 елның 5 маена булган мәгълүматларга караганда, республикада 7 410 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм һәлак (вафат) булган сугышта катнашучыларның, сугыш инвалидларының 1 211 тол хатыны яши. Кызганычка, хәзер инде ветераннар рәте елдан-ел түгел, көннән-көн сирәгәя бара. 10 ел эчендә әлеге тарихи вакыйгаларда катнашучылар һәм шаһитлар саны 9 тапкырга диярлек кимегән.
2025 елда ветераннар категорияләре арасында:
− сугыш инвалидлары – 27 кеше;
− инвалидлык алган сугышта катнашучылар – 80 кеше;
− гамәлдәге армия составына кермәгән хәрби частьларда, учреждениеләрдә, хәрби-укыту йортларында хәрби хезмәт узган сугышта катнашучылар – 28 кеше;
− «Блокададагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән затлар − 73 кеше;
− концлагерьларның, геттоның балигъ булмаган тоткыннары – 86 кеше;
– тыл хезмәтчәннәре («тыл хезмәтчәннәре» һәм «тол хатын» категорияләренә караучылар) – 7 116 кеше;
− һәлак (вафат) булган сугышта катнашучыларның һәм сугыш инвалидларының тол хатыннары – 1 211 кеше.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән республикабызда ветераннар даими игътибар үзәгендә. Аларга беренчел чиратта медицина дәвалавы күрсәтелә, медицина препаратлары белән түләүсез тәэмин итү һәм диспансерлаштыру, шифаханә-курорт дәвалау һәм техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү, социаль хезмәт күрсәтү, яңа торак бүлеп бирү һәм булган торакны капиталь ремонтлау каралган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар