16+

Татарстанда 22 гыйнварда -23 градуска кадәр суыта

Татарстанда һава торышының үзгәрүе көтелә.

Татарстанда һава торышының үзгәрүе көтелә.

 Атна ахырына температура -35 градуска кадәр төшәргә мөмкин, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге.

Пәнҗешәмбе көнне, 22 гыйнварда, иртән бераз кар явуы көтелә, ә көндез явым-төшем көтелми. Төнлә температура -19 градуска кадәр төшәчәк, төньяк һәм көнчыгыш районнарда -23 градуска кадәр. Көндез температура -10дан -15 градуска кадәр, төбәкнең төньягында һәм көнчыгышында -20 градуска кадәр тирбәләчәк.

Җомга һәм ял көннәрендә явым-төшем көтелми. 23 гыйнварга каршы төндә температура -26 градуска кадәр төшәчәк, ә төбәкнең көнчыгышында һәм түбәнлекләрдә -32 градуска кадәр. Көндез һава максимум -17 градуска кадәр җылыначак, көнчыгышта -25 градуска кадәр.

Ялларда төнге температура -30 градуска кадәр, урыны белән -35 градуска кадәр көчәячәк. Көндез температура -18 градустан югары күтәрелмәячәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading