Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова 2025 елда республикада гаиләләргә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында сөйләде.
Аның сүзләренчә, бүген Татарстанда балалы гаиләләргә ярдәм итүнең 60тан артык чарасы гамәлдә. Алар бала тууны планлаштыру этабыннан башлап, гаиләнең барлык тормыш чорларын колачлый торган системалы эш булып тора.
Студент кызларга — 100 мең сумлык түләү
Ел башыннан республикада 99 студент кызга ярдәмнең яңа формасы билгеләнгән. Көндезге уку формасында белем алучы хатын-кыз йөклелек буенча исәпкә куелганда 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү ала ала.
Гаризалар йөклелекнең 12 атнасыннан соң һәм бала тапканга кадәр кабул ителә. Түләүне рәсмиләштерү өчен:
көндезге уку турында белешмә,
йөклелек буенча исәпкә кую турындагы белешмә,
Татарстанда даими яшәүне раслаучы документ кирәк.
Күпбалалы гаиләләргә уку өчен компенсация
Министр шулай ук урта һөнәри белем бирү оешмаларында көндезге формада укучы күпбалалы гаиләләргә ярдәм чаралары турында да хәбәр итте. Аларга уку бәясенең 30 проценты күләмендә компенсация каралган.
Хәзерге вакытта әлеге ярдәм чарасын 85 татарстанлы ала. Компенсация 23 яшькә кадәрге укучыларга яки алар өчен килешү төзегән ата-аналарга бирелә. Моның өчен гариза, килешү күчермәсе, түләү документлары һәм уку турында белешмә тапшырырга кирәк.
Социаль ярдәмнең башка чаралары
Татарстанда күпбалалы гаиләләр өчен түбәндәге ярдәм чаралары да гамәлдә:
торак өчен түләүгә — 30% субсидия,
коммуналь хезмәтләр өчен — 30% субсидия,
23 яшькә кадәрге укучыларга юл йөрүгә айлык субсидия,
6 яшькә кадәрге балаларны бушлай дарулар белән тәэмин итү.
2025 елның июленнән даруларга субсидия рәсмиләштергән гаиләләр аны срок тәмамланганчы алуны дәвам итә ала.
Инвалид балалы гаиләләргә өстәмә ярдәм
Республикада инвалид балалы гаиләләр өчен дә өстәмә ярдәм чаралары каралган. Алар арасында:
18 яшькә кадәрге инвалид балаларга айлык акчалата түләү,
ата-анасы инвалид булган яки биш һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә айлык пособие.
2025 елның 1 гыйнварыннан фенилкетонурия диагнозы булган инвалид балаларга (балигъ булганнарга да) яшәү минимумының 50 проценты күләмендә айлык түләү кертелде.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга — тернәкләндерү һәм эшкә урнашу
Эльмира Зарипова ассызыклаганча, махсус хәрби операциядә катнашучыларны тернәкләндерү һәм эшкә урнаштыру — төп бурычларның берсе. Сугышчан хәрәкәтләр инвалидлары социаль хезмәтләрне чираттан тыш һәм бушлай алу хокукына ия.
Татарстанда инвалидлар өчен:
Казан, Яшел Үзән, Әлмәт, Чаллы һәм Баулыда 5 тернәкләндерү үзәге,
Аксубай, Балтач, Мамадыш, Түбән Кама, Сарман районнарында 5 социаль-тернәкләндерү бүлеге эшли.
Ел башыннан бирле 160ка якын махсус хәрби операциядә катнашучы социаль хезмәтләр алган.
Эшкә урнашу һәм укыту мөмкинлекләре
Махсус хәрби операциядән кайткан гражданнарны эшкә урнаштыру максатыннан республикада:
75 вакансия ярминкәсе,
36 эш бирүче көне үткәрелгән.
Мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итүчеләргә шәхси карьера консультанты беркетелә. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар «Кадрлар» милли проекты һәм республика программалары кысаларында түләүсез һөнәри укулар үтә ала.
2022 елдан башлап укуларга:
74 махсус хәрби операциядә катнашучы,
56 гаилә әгъзасы җибәрелгән.
2025 елда гына да 53 махсус хәрби операциядә катнашучы һәм 42 гаилә әгъзасы белем ала башлаган.
Комментарийлар