16+

Татарстанда яшәү минимумын 1 меңгә арттырмакчылар

Татарстанда 2027 елга яшәү минимумы күләмен 1 мең сумга арттырып, 17 193 сумга җиткерергә тәкъдим итәләр.

Татарстанда 2027 елга яшәү минимумы күләмен 1 мең сумга арттырып, 17 193 сумга җиткерергә тәкъдим итәләр.

Тиешле карар проекты хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза.

Яшәү минимумы гражданнарның мохтаҗлыгын бәяләү, социаль ярдәм чараларын күрсәтү, шулай ук төрле пособие һәм түләүләр күләмен исәпләү өчен кулланыла.

Документ нигезендә, 2027 елда Татарстанда хезмәткә сәләтле халык өчен яшәү минимумы — 18 740 сум, пенсионерлар өчен — 14 786 сум, балалар өчен 16 677 сум тәшкил итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2026 елга Татарстанда яшәү минимумы шулай ук 1 мең сумга арттырылып, 16 098 сум итеп билгеләнгән иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading