16+

Татарстанда иң югары түләнә торган вакансияләрне атадылар

Республикабызда иң югары түләнелә торган вакансия – табиб-акушер-гинеколог вазыйфасы.

Республикабызда иң югары түләнелә торган вакансия – табиб-акушер-гинеколог вазыйфасы.

Әлеге белгечләргә аена 200 мең сумнан артык хезмәт хакы бирергә әзерләр. Бу хакта СуперДжоб эш эзләү сервисында хәбәр иттеләр.
Әлеге исемлекнең икенче урынында стоматолог-терапевтлар урын алган, алар 150 мең сумнан артык хезмәт хакына исәп тота ала. Өчлекне исә уйлап табучылар (разработчик) йомгаклый – 175 мең сум.

Бишлеккә шулай ук айти-проектлар җитәкчесе (143 мең сум) һәм тимер юл транспортында ремонт эшләре башкару участогы башлыгы (122 мең сум) кергән.

Билгеле булганча, Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading