16+

Татарстанда көчле җил һәм бозлавык турында кисәттеләр

3 октябрьдә Татарстанда һава шартларының начарлануы көтелә.

Татарстанда көчле җил һәм бозлавык турында кисәттеләр

3 октябрьдә Татарстанда һава шартларының начарлануы көтелә.

Синоптиклар республика халкын көчле җил һәм юлларда бозлавык булу ихтималы турында кисәтте.

Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, республикада урыны белән җилнең тизлеге 15–16 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Казанда исә җилнең тизлеге 15 м/с булуы көтелә.

Моннан тыш, төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Белгечләр машина йөртүчеләргә юлларда аеруча сак булырга, тизлекне киметергә һәм куркынычсыз ара сакларга киңәш итә.

Көчле җил вакытында чыбыклар өзелергә, агач ботаклары һәм начар беркетелгән конструкцияләр төшәргә мөмкин. Шуңа күрә җәяүлеләргә дә сак булырга һәм мөмкин кадәр куркыныч урыннардан ерак торырга кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading