16+

Татарстанда опекуннарга һәм попечительләргә түләүләрне арттырырга планлаштыралар

Татарстан Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Эксперт советы утырышы узды.

Татарстан Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Эксперт советы утырышы узды.

«Татарстан Республикасы Гаилә кодексының 141.1 статьясына үзгәрешләр кертү турында» закон проекты фикер алышуда төп мәсьәләләрнең берсе булды, ул опекуннарга һәм попечительләргә айлык түләүне арттыруны күздә тота. Бу хакта ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Документ әзерләүчеләр белешмәләренә караганда, түләүләрне арттыру гаиләләрнең социаль якланганлыгын арттырырга, ата-ана опекасыннан мәхрүм калган балалар өчен уңайлы шартлар тудырырга, шулай ук республикада опека институтының абруен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

"2013 елдан опекуннарга һәм попечительләргә түләүләр яңадан каралмады, гәрчә шул вакыттан бирле икътисади чынбарлык шактый үзгәрде. Без үз өсләренә шундый мөһим һәм җаваплы бурычны алучыларга ярдәм итәргә омтылабыз", - дип билгеләп үттеләр утырышта.

Закон проекты айлык түләүне 3 000 сумнан 8 641 сумга кадәр арттыруны күздә тота. Бу яңа опекуннар җәлеп итәргә һәм тәрбиягә алынган балаларга тиешле шартлар тудырырга мөмкинлек бирер дип көтелә.

2025 елның июленә Татарстанда тәрбиягә бала алган гаиләләрдә 1 788 бала исәпләнә. 2026 елда балалар саны 1 600 булыр дип фаразлана.

2026 елда законны гамәлгә ашыруга республика бюджетының өстәмә чыгымнары якынча 189 млн сум булыр дип көтелә. Закон проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советына карау өчен кертелгән инде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading