16+

Татарстанда Пушкин картасы рекорд куйган: 189 млн сумга билет алынган

Татарстанлылар Пушкин картасы программасын иң актив кулланучылар арасында.

Татарстанлылар Пушкин картасы программасын иң актив кулланучылар арасында.

Ел башыннан республикада 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләр мәдәни чараларга 189 миллион сумлык билет сатып алган.

ВТБ мәгълүматларына караганда, Татарстан чыгымнар күләме буенча Россия төбәкләре арасында беренче урынга чыккан. Яшьләр Пушкин картасы ярдәмендә кино, музейлар һәм театрларга йөри.

2026 ел башыннан республикада 229 меңнән артык Пушкин картасы рәсмиләштерелгән. Аеруча 15–18 яшьлекләр актив: барлык карталарның 61 проценты нәкъ менә аларга туры килә.

Татарстанда ВТБ идарәчесе, банкның вице-президенты Мәрьям Дәүләтшина сүзләренчә, программага ихтыяҗ даими үсә. Бу яшьләрнең мәдәни мөмкинлекләрдән актив файдалануын күрсәтә. Моннан тыш, Пушкин картасы гаиләләргә балаларның ялын өстәмә чыгымнарсыз оештырырга ярдәм итә.

Хәзерге вакытта Пушкин картасы буенча еллык лимит 5 мең сум тәшкил итә. Әлеге акчаны Россия буенча мәдәни чараларга тотарга мөмкин.

Бүген программада илнең төрле төбәкләреннән 12 меңнән артык мәдәният учреждениесе катнаша, ә тәкъдим ителгән чаралар саны 55 меңнән артып киткән.

Билгеле булганча, Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading