16+

Татарстанда социаль учреждениеләрдә энергетик эчемлекләрне саткан өчен штрафлар кертеләчәк

Татарстанда алкогольсез эчемлекләр, шул исәптән энергетик эчемлекләр сатуны чикләячәкләр.

Татарстанда алкогольсез эчемлекләр, шул исәптән энергетик эчемлекләр сатуны чикләячәкләр.

Хокук бозучылар административ штрафлар түләячәк. Бүген ТР Дәүләт Советының 17 нче утырышында депутатлар Административ хокук бозулар турында Татарстан кодексына тиешле үзгәрешләрне хуплады.

Элегрәк парламентарийлар мондый эчемлекләрне мәгариф һәм медицина учреждениеләрендә, шулай ук мәдәният, физкультура һәм спорт объектларында сатуны тыя торган закон проектын кабул иткәннәр иде. Моннан тыш, аларны сатуны халык күп җыела торган урыннарда гавами чаралар уздыру вакытында чикләячәкләр.

Бу таләпләрне бозган өчен гражданнарга – 3 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 меңнән 150 мең сумга кадәр административ штрафлар билгеләнәчәк.

«Законны бозган өчен административ йогынты ясау механизмы кирәк», – диде депутат Артур Абдулҗанов.

Кануннар 2026 елның 1 сентябрендә үз көченә керергә тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading