16+

Татарстанда табибны кыйнаган җәнҗалчы эше судка җибәрелгән

Әлеге низаг турында без моңарчы хәбәр иткән идек.

Әлеге низаг турында без моңарчы хәбәр иткән идек.

2025 елның 11 маенда Балтачта врач-реаниматолог Аяз Мәҗитов өенә кайтып барганда кюветка очып төшкән автомобильне күреп ала. Табиб юл — транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен туктаган, әмма рәхмәт әйтү урынына аны кыйнап ташлаганнар. Ир-атка баш мие селкенүе, күпсанлы җәрәхәтләр, күгәргән урыннар һәм имгәнүләр диагнозы куелган. 

Әлеге җинаять турында фаш ителгәннән соң «Административ җәзага дучар ителгән зат тарафыннан кыйнау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Балтач районы прокуратурасы 22 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады, ул ТР Балтач район судына асылы буенча карау өчен җибәрелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading