16+

Татарстанда торакка 141,5 млн сум: кемнәр ярдәм алачак?

2026 елда Татарстан аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программаларын дәвам итә.

2026 елда Татарстан аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программаларын дәвам итә.

Бу максатларга федераль бюджеттан 141,5 млн сум каралган, дип хәбәр итә республика Финанс министрлыгы.

Бүленгән акчалар берничә мөһим юнәлешкә юнәлдереләчәк:

* сугыш ветераннарына
* сугыш хәрәкәтләре ветераннарына
* инвалидларга
* инвалид балалары булган гаиләләргә

Шулай итеп, «Ветераннар турында» закон кысаларында торак белән тәэмин итүгә 10,3 млн сум каралган. Ә инде «Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында» закон нигезендә ярдәм күрсәтү өчен 126,6 млн сум бүлеп биреләчәк.

Моннан тыш, Россия Президенты указы буенча Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшыртуга өстәмә 5,6 млн сум юнәлдереләчәк.

Республикада ветераннарны һәм инвалидларны торак белән тәэмин итү социаль сәясәтнең иң мөһим өстенлекләренең берсе булып кала.

Билгеле булганча, «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading