16+

Татарстанда урманнар янында 300гә якын янгын теркәлгән

Янгынның гомуми мәйданы ун гектардан артык тәшкил иткән.

Янгынның гомуми мәйданы ун гектардан артык тәшкил иткән.

Быел Татарстанда янгын куркынычы сезоны язның иртә килүе сәбәпле 15 көнгә иртәрәк башланды. Бүгенге көнгә 424 термик нокта һәм 335 яну очрагы теркәлгән. Бу хакта республиканың урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов хәбәр итте.

Янгынның гомуми мәйданы-ун гектардан артык. Ләкин ут урманнарга барып җитмәгән, анда янгыннар теркәлмәгән. Гәрчә алдагы ел белән чагыштырганда термик нокталар өч тапкырга күбрәк булып чыккан.

Өстәвенә, быел һава торышы тотрыклы түгел: эсселек һәм явым-төшем чиратлаша, дип билгеләп үтте Зарипов.

Явып үткән яңгырлар куркыныч классын беренчегә кадәр киметергә ярдәм иткән. Әмма моңа да карамастан, хәлне күзәтү дәвам итә. Урман янгыннары формированиеләрендә 446 кеше исәпләнә, 323 берәмлек төрле техника җиһазландырылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading