16+

Татарстанга көчле җил һәм яшен килә: кайчан һәм нәрсәдән сакланырга?

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе кисәтүенчә, республикада һава торышы начараячак.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе кисәтүенчә, республикада һава торышы начараячак.

6 май кичендә, төнлә һәм 7 май көндез Татарстан территориясендә урыны белән секундына 15 метрга кадәр көчле җил көтелә. Шулай ук яшенле яңгыр ихтимал. Казан да начар һава торышы 6 май кичендә үк башланырга мөмкин.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш идарәсе саклык чараларын искә төшерә:

  • реклама щитларыннан, юл билгеләреннән һәм электр линияләреннән ераграк торыгыз

  • машиналарны андый урыннар янында калдырмагыз

  • көчле җил вакытында йорт стеналары янына сыенмагыз — түбә материаллары төшәргә мөмкин

  • ишегалдыгыздагы корылмаларның ныклыгын тикшерегез

  • мөмкин булса, өйдә калыгыз, тәрәзәләрне ябыгыз

  • балконнардан һәм лоджияләрдән очып китәргә мөмкин булган әйберләрне алып куегыз

  • балаларны караучысыз калдырмагыз

Белгечләр искәртә: һава торышы кинәт үзгәргәндә сак булу аеруча мөһим.

Сезнең иминлек — үз кулыгызда.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading