16+

Татарстанның 41 районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде

Тиешле боерыкка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Татарстанның 41 районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде

Тиешле боерыкка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Гадәттән тыш хәл режимы куркыныч табигый күренешләр комплексы, шул исәптән туфракның туңуы һәм артык дымлануы сәбәпле кертелгән. Режимның төп максаты — авыл хуҗалыгына тискәре нәтиҗәләрне киметү һәм азык-төлек куркынычсызлыгына янауны булдырмау.

Район һәм муниципалитет башлыкларына халыкка вәзгыять турында мәгълүмат җиткерү, гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетерү буенча эшче төркемнәр һәм комиссияләр төзү йөкләнгән.

Моннан тыш, биш көн эчендә тискәре нәтиҗәләрне бетерүгә юнәлдерелгән чаралар планын әзерләргә кирәк.

Татарстанда алдагы көннәрдә дә салкын һава торышы көтелә. Синоптиклар фаразлавынча, дүшәмбегә каршы төндә республикада һава температурасы 5 градуска кадәр түбән төшәргә мөмкин.

Казанда исә җылыту сезоны быел 1 октябрьдә, гадәттәгедән иртәрәк башланды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading