16+

Татарстанның бер районында ике бала канализация коесында батып үлгән

Менделеевскта ике бала үлеменнән соң прокуратура тикшерү оештырган.

Менделеевскта ике бала үлеменнән соң прокуратура тикшерү оештырган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 2026 елның 4 гыйнварында Менделеевск шәһәренең рөхсәт ителмәгән балалар тавы янында урнашкан канализация коеларының берсендә ике кечкенә баланың гәүдәсе табылган. 

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 109 маддәсенең 3 өлеше буенча  (саксызлык аркасында ике кешегә үлем китерү) җинаять эше кузгатылган, тикшерү барышы прокуратура контроленә алынган.

Вакыйга урынына Менделеевск районы прокуроры Алсу Сәлахетдинова чыккан. 

Прокуратура тикшерү оештырган:

- җирле үзидарә органнары: санкцияләнмәгән балалар тауларын бетерү буенча үз вакытында чаралар күрелмәү фактлары буенча;
- канализация челтәрләренә хезмәт күрсәтүче оешмалар: коммуналь инфраструктураны тиешенчә тоту һәм эксплуатацияләү мәсьәләләре буенча;
- балигъ булмаганнар арасында күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны профилактикалау системасы субъектлары да тикшереләчәк.

"Һәлак булганнарның якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклашам. Гаиләләргә барлык кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк. Муниципалитет территориясен тикшерергә йөкләмә бирелде. Мондый ташландык конструкцияләр кичекмәстән юк ителергә тиеш!", – дигән район башлыгы Роберт Искәндәров.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

7

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Уҗас

    Мөһим

    loading