16+

Тәүге тапкыр Казанда джиу-джитсу буенча дөнья чемпионаты узачак

10-11 октябрьдә Казанда танылган мөселман тренеры Айрат Кәлимуллин истәлегенә джиу-джитсу буенча дөнья чемпионаты узачак.

10-11 октябрьдә Казанда танылган мөселман тренеры Айрат Кәлимуллин истәлегенә джиу-джитсу буенча дөнья чемпионаты узачак.

Чемпионат джиу-джитсуның бразилияле төре дөньясында иң масштаблы вакыйгаларның берсе булачак: Җир шарының иң көчле спортчылары дөнья чемпионы исемен яулау өчен бер келәмдә көрәшәчәк.

Турнирның төп максаты – физик культура, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау; катнашучыларның һәм судьяларның осталык дәрәҗәсен арттыру; яшьләргә патриотик тәрбия бирү.

Чемпионат «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусы кысаларында ачылачак. Аның күпсанлы спортчылары ислам илләреннән киләчәк. Мисал өчен, 2026 елның 5 октябренә булган мәгълүматларга караганда, ярышларда Россия, Төркия, Әзербайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, шулай ук Беларусь, Бразилия, Корея, Грузия, Испания Абхазия, Әрмәнстаннан джитсерлар – барлыгы 1000 нән артык көрәшче катнашачак.

Спортчыларның шактый өлеше – Россия төбәкләреннән килгән, шул исәптән, Татарстаннан мөселман яшьләре вәкилләре. Ярышлар ир-атлар, хатын-кызлар, яшүсмерләр һәм балалар арасында 9 авырлык категориясендә узачак, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен параджитсу категориясе дә өстәлгән.
Чемпионат «Ак барс» Көрәш сараенда узачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading