16+

ТР Иҗтимагый палатасында сукбай этләрне контрольдә тотуны көчәйтергә чакырдылар

Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы Асия Тимирясова фаҗигале очраклардан соң сукбай этләрне контрольдә тотуны көчәйтергә чакырды.

Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы Асия Тимирясова фаҗигале очраклардан соң сукбай этләрне контрольдә тотуны көчәйтергә чакырды.

Аның сүзләренә караганда, узган ел республикада гына да кешеләргә 3,5 меңнән артык йортсыз хайван һөҗүме теркәлгән.

Исегезгә төшерәбез, 18 декабрьдә хастаханәдә этләр һөҗүменнән соң тугыз яшьлек Варвара Блохина үлде.

«Хайваннарга булган яратуның кеше гомереннән дә кыйммәтрәк була алмавын аңлау өчен тагын нинди фаҗигаләр булырга тиеш?»- дип ачынган Тимирясова. Ул проблема күптән закон чыгару карарын таләп итә һәм җәмгыять инде үзгәрешләргә әзер, дип өстәгән ул.

Иҗтимагый палата әгъзасы аңлатканча, хәзерге шартларда кешеләрне, бигрәк тә балаларны, кыргый этләрдән яклау беренчел бурыч булып тора. Аның фикеренчә, агрессия үсешенең бер сәбәбе-көтүләр барлыкка килү, анда хайваннар бер-берсен котырта. Татарстан закон чыгаручылары экспертлар белән берлектә тиешле инициативалар әзерли инде, дип өстәгән Тимирясова.

«Хайваннарны яклаучылар ни генә әйтмәсен, әмма хокукый нормалар барыбер катгыйландыруны таләп итә. Мин хайваннарны иң яхшы яклау – йортсыз хайванны тәрбиягә алу икәнен аңлыйм, әмма килеп туган шартларда кешеләрне кыргый этләрдән якларга туры килә», - дип билгеләде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading