16+

Түбәдән кар һәм боз төшү куркынычы: ничек сакланырга?

Кыш көне биналар түбәсендә җыелган кар һәм боз кешеләр өчен җитди куркыныч тудыра.

Кыш көне биналар түбәсендә җыелган кар һәм боз кешеләр өчен җитди куркыныч тудыра.

Кызганычка каршы, ел саен мондый хәлләр җәрәхәтләргә, хәтта үлем очракларына китерә.

2026 елның гыйнварыннан башлап, Татарстанда производствода түбә чистарту вакытында инде 3 хезмәткәр зыян күргән: икесе — авыр, бер очрак үлем белән тәмамланган.

Белгечләр ассызыклаганча, мондый фаҗигаләрне булдырмауның иң нәтиҗәле юлы — карны вакытында чистарту һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү.

🔻 Төп куркынычсызлык чаралары:
• Кар төшү ихтималы булган урыннарны алдан ук чикләү (сигнал тасмасы, рәшәткәләр, кызыл флаглар)
• Кешеләрне кисәтү өчен дежур торучылар кую (жилет, каска, сыбызгы белән)
• Түбә авышлыгы ягындагы ишекләрне ябу яки саклау
• Боз сөякләрен махсус җайланма (ыргак) белән генә төшерү
• Түбәдән асылынып эшләү тыела
• Карны агач көрәкләр белән чистарту, бер урынга артык күп өем ясамаска
• Электр чыбыкларына кар ташламау

❗ Биеклектә эшләүче хезмәткәрләр тиешле әзерлек үтәргә, җиһазларның төзеклеген тикшерергә һәм шәхси саклану чараларын дөрес кулланырга тиеш.

Куркынычсызлык — һәркемнең уртак җаваплылыгы. Үзегезне һәм тирә-яктагыларны саклагыз!

Татарстан Дәүләт хезмәт инспекциясе

җитәкчесе урынбасары Алсу Зәйнетдинова
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading