16+

Туберкулез еш ачыкланган 5 район аталды

24 марта 2025, 14:15
915
0
0
Уку өчен 2 минут

Татарстанда туберкулез белән авыручылар кимүе дәвам итә.

Татарстанда туберкулез белән авыручылар кимүе дәвам итә.

2000 елдан башлап, чирләүчеләр саны 4 тапкырга азайган. Хәзер 100 мең кешегә исәпләгәндә, 19,8 очрак туры килә. Былтыр, әйтик, туберкулез тәүге тапкыр 793 кешедә ачыкланган. Барлыгы республикада исәптә 1140 туберкулез белән авыручы кеше тора.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе санитар саклау бүлеге башлыгы Анна Алешина туберкулез белән авыручылар саны республикакүләм дәрәҗәдән 1,5 тапкырга һәм моннан да күбрәккә  югарырак булган 5 районны атап китте. Алар арасында Югары Ослан, Яшел Үзән, Спас, Яңа Чишмә һәм Сарман районнары. Авыру йоктыручыларның күпчелеге эшкә яраклы (18-49 яшь) категориядәге кешеләр. Шәһәрлеләр авыл халкына караганда ешрак авырый икән.

-  Флюорографияне вакытында үтү аеруча мөһим. Олыларда туберкулезны башлангыч стадиядә ачыклауның иң нәтиҗәле алымы бу. Балаларда иммуно һәм туберкулинодиагностика үткәрелә. 2024 елда авыруны иртә ачыклау максатларындагы тикшерүләр еллык планның 96 процентын тәшкил итте. Питрәч, Нурлат, Биектау, Чистай районнарында бу күрсәткеч кимрәк, - дип сөйләде Анна Алешина.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading