16+

Тугызынчы сыйныф укучыларына тагын бер имтихан өстәләчәкме?

Россиядә 9 нчы сыйныф укучылары өчен тарихтан телдән имтихан кертү планлаштырыла.

Россиядә 9 нчы сыйныф укучылары өчен тарихтан телдән имтихан кертү планлаштырыла.

Ул дәүләт йомгаклау аттестациясенә, ягъни ОГЭга керү өчен шарт булачак.

Мәгариф министры Сергей Кравцов әйтүенчә, имтихан «зачет/незачет» форматында узачак. Димәк, укучыга билгеле бер балл җыю түгел, ә тарих буенча белемнәрен күрсәтеп, «зачет» алу кирәк булачак.

Яңа тәртипне 2027/28 уку елыннан кертү планлаштырыла. Аңа кадәр Россиянең кайбер төбәкләрендә имтихан сынау рәвешендә үткәреләчәк.

Казан укучылары өчен бу нәрсәне аңлата?

Тугызынчы сыйныфка җиткәч, математика һәм рус теленнән тыш, тарих буенча да әзерләнергә туры килергә мөмкин. Ә телдән имтиханда даталарны гына белү җитмәячәк — тарихи вакыйгаларны аңлатып, сорауларга сөйләп җавап бирергә кирәк булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading