16+

Уфада мәктәптә гадәттән тыш хәл: 9 нчы сыйныф укучысы страйкбол коралын кулланган

Башкортстан башкаласы Уфада бүген иртән мәктәптә гадәттән тыш вакыйга теркәлде.

Башкортстан башкаласы Уфада бүген иртән мәктәптә гадәттән тыш вакыйга теркәлде.

Республика башлыгы Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, Уфаның 16 нчы гимназиясендә тугызынчы сыйныф укучысы страйкбол автоматыннан ут ачкан.

Иң мөһиме — фаҗигагә юл куелмаган: зыян күрүчеләр юк. Яшүсмер оператив рәвештә тоткарланган, вазгыять тулысынча контроль астында.

— Зыян күрүчеләр юк. Яшүсмер инде тоткарланды. Вәзгыять контрольдә, барлык нечкәлекләр ачыклана, — дип белдерде Радий Хәбиров.

Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүген сәгать 11.00 тирәсендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсенең дежур бүлегенә 16 нчы шәһәр гимназиясендә булган хәл турында хәбәр кергән.

Күрсәтелгән адреска кичекмәстән полиция, Росгвардия һәм башка ашыгыч хезмәтләр килгән. Һәлакәт урынына шәхсән Башкортстан буенча Эчке эшләр министры, полиция генерал-майоры Александр Воронежский да килгән.

Ведомствоның рәсми аңлатмасына караганда, 16 нчы гимназиянең 9 нчы сыйныф укучыларының берсе дәрескә пластик пневматик автомат алып кергән. Ул укытучыга һәм өч сыйныфташына берничә тапкыр аткан, шулай ук петарда шартлаткан.

Полиция патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре, Росгвардия белән берлектә эш итеп, яшүсмерне тиз арада тоткарлаган. Хәзерге вакытта әлеге вакыйганың сәбәпләре, шартлары һәм мотивлары ачыклана.

Хокук саклау органнары тикшерү эшләрен дәвам итә, мәктәптә һәм аның тирәсендә иминлек чаралары көчәйтелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading