16+

Үги әнисенә өйләнеп шаккаттырган ир-егетне колониягә озатканнар

Тәрбиягә алган әнисенә өйләнгән ир-атка карата суд хөкем карары чыгарган.

Тәрбиягә алган әнисенә өйләнгән ир-атка карата суд хөкем карары чыгарган.

Казанның Вахитов суды үзенең дустының банк счетыннан акча урлауда гаепләнгән 23 яшьлек Даниил Зариповка хөкем карары чыгарган.

«Гаепле дип танырга һәм җәзаны ике ел гомуми режимлы колония рәвешендә билгеләргә», – диде судья.

Прокурор ярдәмчесе Никита Муравьев Зарипов өчен гомуми режимлы колониядә 2,5 ел ирегеннән мәхрүм итүне сораган.

"Аңа шартлы срок вакытында җинаять кылганы өчен иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәза сорала. Элегрәк ул вак урлашу өчен хөкем ителгән иде һәм шартлы срок белән җәза алды", - дигән ул.

Зариповның җилкәсендә барлыгы – вак урлаулар өчен өч җинаять эше һәм наркотиклар өчен бер җинаять эше. Гаепләнүченең адвокаты җәза артык кырыс, чөнки Даниил Зарипов зыянны тулысынча каплады, дип үз сүзендә торган.

Тикшерү версиясе буенча, Даниил Зарипов 2023 елда дустының өеннән банк картасын урлаган, ә аннан акчаны күңел ачуларга сарыф иткән.

"Ике барда 5,6 мең сумга кәфе-сафа кордым. Өемә кайттым, ә дустым полициягә гариза язган. Аңа зыянны капладым инде, без хәтта татулаштык та, әмма полиция үзенчә китте", - дип сөйләгән Даниил Зарипов.
2023 елның май аенда ук Айсылу Чижевская-Мингалим үзенең үги улы Даниил белән аерылышуын белдергән иде. Гаилә таркалу сәбәпләре турында хатын телевидениедә сөйләгән. 

Ачыкланганча, 23 яшьлек ир интернет аша сексуаль хезмәтләр тәкъдим иткән. Хатыны аны бу эшеннән тыеп калырга тырышып караган, ләкин ир аны тыңламаган. Кайберәүләр алар өйләнешүләрен дә пиар булырга мөмкин дип уйлый.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алар арасындагы яшь аермасы 31 яшь тәшкил иткән. Аларның никахы җиде ай дәвам иткән.

Судта Даниил Зарипов хатыны белән әлегә кадәр никахта булуын сөйләгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

1

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading