16+

«Ут хатын» алтынчы тапкыр әни булды: Гүзәл Хөснетдинованы гаиләсе бала тудыру йортыннан зурлап каршы алган

Татарстанда популяр «Ут хатын» блогеры Гүзәл Хөснетдинова алтынчы тапкыр әни булган. Гаиләдә янә малай туган — аңа Риман дип исем кушканнар.

Татарстанда популяр «Ут хатын» блогеры Гүзәл Хөснетдинова алтынчы тапкыр әни булган. Гаиләдә янә малай туган — аңа Риман дип исем кушканнар.

Гүзәл сөенечле хәбәрне социаль челтәрләрдә уртаклашкан. Ул бала тудыру йортыннан чыккан мизгелләрне видеога төшереп, язылучыларына күрсәткән.

Блогерны һәм нәни Риманны бала тудыру йортыннан ире Рушан, балалары һәм якыннары каршы алган. Сабыйны өйгә алып кайткач та гаиләне сюрприз көткән: бүлмәләр шарлар һәм чәчәкләр белән бизәлгән булган.

«Менә шулай безнең якыннарыбыз безне бала тудыру йортыннан каршы алды. Ниһаять, без өйдә!» — дип язган Гүзәл.

Гүзәл белән Рушанның хәзер дүрт улы һәм бер кызы бар. Моннан тыш, блогер вакытыннан алда вафат булган сеңлесе Лилиянең кызы Рания турында да кайгырта.

Шулай итеп, Риман Хөснетдиновлар гаиләсенең тагын бер кечкенә әгъзасына әйләнде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading