16+

«Үземнең фамилиям бик матур булса да (Карачурина), хәзер Төхвәтуллина...»

“Болгар радиосы”ның “Сәхнәдәш” тапшыруында Татарстанның атказанган артисты Алия Төхвәтуллина шулай дип белдергән.

“Болгар радиосы”ның “Сәхнәдәш” тапшыруында Татарстанның атказанган артисты Алия Төхвәтуллина шулай дип белдергән.

Тапшыру алып баручысы Айгөл Хәйруллина Алиядән аның “Ришат Төхвәтуллин хатыны” дип кабул итүчеләргә мөнәсәбәтен белеште.

“Алия Төхвәтуллина булуга карамастан, кеше күңелендә син барыбер Карачурина булып каласың. Күпләр сине Ришат Төхвәтуллин хатыны итеп беләләр. Сәхнәдә дә шулай кабул итү сизеләме ул?”, - дип сорады ул.

“Үземнең фамилиям бик матур булса да (Карачурина), хәзер Төхвәтуллина. Сәхнәдә дә мине шулай игълан иттеләр. Үзем дә ияләндем инде. Безнең өйләнү дә агым буенча гына, сизелмичә генә кереп китте, кеше дә аңа артык игътибар бирмәде кебек. Миннән әле социаль челтәрләрдә исемне үзгәртәсеңме дип тә еш сорадылар. Анда үзгәртәсе килми. Карачурина булып калсын, югалтырлар кебек. Миңа калса тамашачы да ияләште”, - дип җавап кайтарды Алия.

Чыганак: ТНВ сайты

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading