16+

«Ватсабына соңгы тапкыр кичә кич кергән. Операция өстәлендә киткән, диделәр...»

Ләйлә Дәүләтова Фидан ага Гафаров турында.

«Ватсабына соңгы тапкыр кичә кич кергән. Операция өстәлендә киткән, диделәр...»

Ләйлә Дәүләтова Фидан ага Гафаров турында.

«Татарстанның, Башкортстанның, Росссиянең  халык артисты, халкыбызның искиткеч зур шәхесе Фидан ага Гафаров вафат булган. Аңа 77 яшь иде. Операция өстәлендә киткән диделәр ...

Берничә ай элек бик матур гына хәлләрне сорап шалтыраткан иде. Шулкадәр  йөрәккә үтәрлек тавышны соңгы ишетүем булган икән. Бу хәбәрне ишеткәч, чын түгелдер дип ватсабын карадым. Соңгы тапкыр кичә кич кергән. 

Миңа шулкадәр зур шәхес белән бергә эшләү бәхете насыйп булды.
Зур йөрәкле, чиксез талантлы, юмор хисле, рәхәт Кеше иде, чын Артист иде Фидан абый...

Бергә концерт куеп йөргән чаклар тормышымның иң матур мизгелләре булып исемдә калыр. Бөтен йөрәгем елый. 

Гафаров Фидан Сафич рухына догалар кылыйк . 

Сәхнәдәге сыман , мәңгелек дөньяларда да урының оҗмах түрләрендә булсын Фидан абый...», дип язган социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә Ләйлә Дәүләтова. Һәм сәхнәдә бергә чыгыш ясаган чактагы фотосурәт урнаштырган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

16

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading