Чират торырга яратмыйм, дисең син. Яратмасаң, бүтән берәүгә, ярата торган кешегә куш йомышыңны...
Матди рәхмәтеңне әйт тә көтеп тор – барысын китереп бирерләр. Вакыт та акча бит! Базар мөнәсәбәтләре вакытка да кагыла... Миңа чиратта гомер уздыруның бернинди кыенлыгы юк – ияләнәсең аңа. Әлбәттә, баштарак читен иде, күнегә башлагач, билләһи, чиратта басып торуның күркәм һәм файдалы эшкә саный башладым, шулай уйларга өйрәндем мин.
Чират нәрсә ул? Беренчедән, Рәсәйдә нәрсә дә булса сатып алырга була әле дигән сүз ул. Бу – бер. Икенчедән, чират – сатучыларның өлгермәвенә дәлил. Сатучы күңелдән исәпләү сәләтенә ирешеп, тиз һәм дөрес саный башласалар, чират калмас иде. Дөрес, сатучы хәлен дә аңларга кирәк.
Юкка гына: «Сез күп, ә мин берүзем», – дип әйтми бит алар. Минем уемча, ярты шәһәр халкы – сатучыга, ә икенче яртысы алучыга әверелсә, чират дигән нәрсә бөтенләй онытылып, һәркем үз сатучысы белән эш итәр иде. Чит илләрдә һәркемнең үз табибы бар, диләр бит, безгә дә шуңа ирешергә кирәк. Һәркемнең үз сатучысы булсын!
Нигә чыраеңны сыттың, әллә дөрес әйтмәдемме?.. Син һаман минем сүзне аяк астына саласың. Табибларга да чират торабыз, имеш. Уйлап кара, акыллы бит син, без – күп, алар – аз, чират булмас өчен безгә авырмаска кирәк яки ярты шәһәр халкы врачка әйләнсен.
Ахмак, дидеңме? Нишләп ахмак иттең әле мине? Тырыша-тырыша аңлатып торам, ә син...
Вакытым гына юк, бу сүзең өчен мин сине... Беләм, тегендә дә чират зур, димәкче буласың. Аның зураймый хәле юк, синең кебекләр аз дисеңме әллә? Җан башына бер судья туры килә башлагач, ул көн тиздән җитәр, син дә иректә йөри алмассың...
Җүләрләр йортына чират, юк, дидеңме? Бик шәп! Син чират торырга яратмыйсың бит – шунда кит, ә мин чиратка ашыгам, ярма аласым бар. Талоннан мәхрүм итмәсен хөкүмәт – түзәргә була, без өйрәнгән... Чебен дулап тәрәзә ватканы юк әле. Исеңдәме, торгынлык чорында карабодай ярмасын күрми дә идек, ә бүген – пажалысты. Өч айга бер кадак чамасы ярма биреп торалар... Көн саен ботка ашарга димәгән, саклап тотсаң, байтакка җитә ул. Итне алсак та шул. Талон итен саклап тотарга кирәк, врачлар ит ашауны, гомумән, хупламый, фән дә шулай куша.
Шулай түгелме әллә? Нигә миңа китап күтәрми торган сүз әйтәсең? Ачуың килсә, миңа түгел, Президентка кычкыр, мин ясыйммыни ул чиратны? Сүзеңне чамалап сөйлә, чират яратмасаң, чират юк җиргә кит!
Чит илгә китәргә дә чиратмыни? Бер дә гаҗәпләнмим. Димәк, кадрлар җитешми, виза бирүчеләр аз... Әгәр ярты шәһәр халкы виза кәгазе алып утырса...
Менә шуңа күрә, кабатлап әйтәм, кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә кирәк, һәркемнең үз йорты һәм үз фатиры булу – яхшы эш түгел. Кешеләр, ефәк корты кебек, үз өенә кереп бикләнер, аралашудан бизеп, синең кебек кыргыйлана башлар. Күрәсең бит, аерым фатирда күрше булып яшәсәк тә, исемнәребезне дә белмибез, ничә ел торып күрешмибез...
Талашмаган көнебез аз, әллә танышабызмы? Дошманны яхшы белергә кирәк, дигән кемдер. Бир кулыңны, мин Мөхетдин булам... Ашарга юк дип, бер-беребезне ашамыйк, үзгәртеп корыйк үзебезне! Нәрсә, бирмисеңмени?.. Чукын инде, алайса!
А.Шакирҗанов.
8 май, 1991 ел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар