16+

Мәскәүдә язылышырга тәкъдим иткәннәр

Алмаз белән Алия никахларын рәсмиләштерү өчен Мәскәүгә барачак.

Мәскәүдә язылышырга тәкъдим иткәннәр

Алмаз белән Алия никахларын рәсмиләштерү өчен Мәскәүгә барачак.

 Бөтенроссия “Ярәшү балдагы. Россиядә мәхәббәт белән” туй фестивалендә катнашырга чакыру алган. Биредә 170 пар тантаналы шартларда язылачак.

Тукай районы егете Алмаз Ситдиков белән Чаллы кызы Алия Гафиятуллина 2021 елның ноябрендә очраша башлый. Мәхәббәтләре гаилә коруга алып килә. ЗАГСка гариза бирәләр. Көннәрдән бер көнне аларга ЗАГС хезмәткәрләре шалтыратып, Мәскәүгә фестивальгә барып язылышырга тәкъдим итәләр. “Бу безнең өчен һич көтелмәгән вакыйга булды”, – ди Алия.

Яшь парларга милли туй киемнәре тегелә. Алия күлмәген киеп караган инде, шулкадәр матур килеп чыга, ди.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова республикада яшь гаиләрләгә игътибар булуын һәм мондый күләмле фестивальләрдә катнашырга хөкүмәт тарафыннан мөмкинлекләр тудырылуын гаилә кыйммәтләрен үстерү һәм саклау эшендә бик кирәкле адым икәнлеген күрсәтә дип белдерде.

Яшь пар 6 июль көнендә Мәскәүгә юлга кузгала. 8 июльдә алар Татарстан данын яклап, зур чарада катнашачак.
Алмаз Тукай районының Иске Байлар авылында күп балалы гаиләдә үсә, бүгенге көндә авылда тракторда эшли. Алия медицина хезмәткәре булырга укый. Яшь пар Иске Байлар авылында төпләнеп калачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading