Проект легендар җырчының тууына 90 ел тулуга багышлана. Аны «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе Татарстан Рәисе каршындагы телләр комиссиясе ярдәмендә төшергән.
– “Кеше китә – җыры кала” телесериалында без Мөһәммәт Мәгъдиевне һәм авыл кешесе образын зурладык. Һәркем үз урынында легендар. Безнең элек төшергән уртак проектларыбызда төп герой – әдәби әсәрдән образлар иде. Аны тамашачыга ничек тәкъдим итсәң, ул аны шулай кабул итә. Ә Илһам ага исә, хәзерге буын тамашачысы белән бер чорда яшәгән. Бу фильмнан тамашачы тере Илһамның образын эзләргә тырышачак. Бик җаваплы эш. Фильм җырлар белән игътибарны җәлеп итәчәк. Илһам Шакировны башкаручы актерлар да бик яхшы сайланган. Киләчәктә дә бу юнәлештә эшебезне дәвам итәчәкбез. Милләтне зурлыйбыз икән, димәк, аның киләчәге дә өметле булачак, – диде Татарстан дәүләт советы рәисе вазифаларын башкаручы, телләр комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов. – Илһам Шакиров – легенда һәм татар мәдәниятенең иң югары ноктасы. Шуңа күрә бу фильмны начар төшерергә ярамый. Безнең ялгышырга хакыбыз юк. Бу бөек кеше турында матур фильм булырга тиеш, – диде ТНВ генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов.
Комментарийлар