ХХ гасыр ахырында татар әдәбият белеменә бер шаукым булып килеп кергән, эрудицияле, романтик рухлы, әдәбиятка хезмәт итүне яшәү мәгънәсе дип санаган яшь белгечләрнең күбесе бүген инде фәндә үз сүзен әйтеп, галим-галимәләр булып өлгерде.
Алар арасында филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты доценты Гөлфия Расил кызы Гайнуллина да бар. Гаҗәп энергияле, үзфикерле, искиткеч максатчан, җаваплы, эзләнүчән, үз мәсләгенә, хезмәтенә гашыйк, романтик рухлы, һәрдаим яңалыкка, югарыга омтылучан галимәнең холкындагы бу сыйфатлар фәнни эшчәнлегенә дә тәэсир итә: ул татар прозасын өйрәнү юлында берничә сукмакны, проблеманы иңләп, колачлап алып бара.
Гөлфия Гайнуллинаның фәнни эзләнүләре ХХ гасыр татар прозасы белән бәйләнгән. Гыйльми эшчәнлегенең башында ук автобиографик әсәрләрне тикшереп язылган кандидатлык диссертациясе әдәбият белемендә яңа сүз булып кабул ителә. Гыйльми остазы Тәлгат Нәби улы Галиуллин җитәкчелегендә ХХ гасырның 60-80 еллары татар прозасында автобиографик жанрны өйрәнүдән башланып киткән бу гыйльми эзләнүләр (2002) дәвамлы һәм бик бәрәкәтле була: Г.Р. Гайнуллина алга таба фәнни эшчәнлеген татар прозасы белән бәйләп алып китә. Нарратологик тикшеренүләргә таянып язылган “1940-1980 еллар татар прозасы тарихы (тексттагы мәгънәләрне табу)” (2009), “1960-1980 еллар татар прозасында милли яшәеш нигезләрен барлау” (2012), “1940-2000 еллар татар әдәбияты тарихы” (Н.М. Йосыпова белән берлектә, 2023), “Хәзерге татар әдәбияты” (Н.М. Йосыпова белән берлектә, 2024) кебек монография-дәреслекләрендә, күпсанлы мәкаләләрендә ул сугыш елларыннан башлап, хәзергә кадәрге прозаны иңләп ала, аның төп үсеш сукмакларын билгеләп, татар әдәбият белеме үсешенә үз өлешен кертә.
ХХ гасыр татар прозасы өлкәсендә алып барган эзләнүләр туктаусыз яңалыкка омтылучан Гөлфия Гайнуллинаны олпат язучы Әмирхан Еники иҗатына якынайта. Бүген инде аны чын мәгънәсендә Еникиче галим дип атарга мөмкин: әдипнең иҗатын өйрәнеп, күпсанлы мәкаләләр, хезмәтләр язып кына калмый, Гөлфия Расил кызы язучының томлыкларын әзерләүдә катнаша (Ә.Еники “Әсәрләр: өч томда”, 2019), татар дөньясына гаҗәп бай фотоальбомын эшләп бүләк итә, тулаем Еники иҗатын һәм шәхесен популярлаштыру өлкәсендә зур көч куя.
Соңгы елларда дөнья күргән мәкаләләрендә, “Культурные коды в татарской и русской литературах второй половины ХХ века” (Ә.Ф. Галимуллина, Л.Р. Фәизова белән берлектә, 2020) монографиясендә галимә татар сүз сәнгатен рус әдәбияты белән чагыштырма планда тикшерүне актуальләштерә. Мәдәни кодларга таянып, узган гасырның икенче яртысы татар прозасын тагын бер кат иңләп чыга, милли әдәбиятның үзенчәлеген раслый.
Эзләнүчән, теләсә нинди күренешкә битараф кала алмаган Гөлфия Расил кызы соңгы елларда үзенең каләм көчен тәрҗемә өлкәсендә дә сынап карады. Казах классигы Мохтар Ауэзовның әсәрләре (2023), казах халык әкиятләренең бер өлеше (2024) татар укучысына аның тәрҗемәсендә барып иреште.
Югары уку йортында эшләүче галимәнең тормышы бервакытта да гыйльми эзләнүләр белән генә чикләнми, уку-укыту, студентлар тормышы белән тыгыз үрелеп бара. 20 елдан артык Казан университетында эшләү дәвамында Г.Р. Гайнуллина студентларга татар прозасыннан лекцияләр укучы таләпчән лектор, хезмәттәшләренең хөрмәтле коллегасы, студентларның бик яраткан, иң тыгыз аралашкан укытучыларының берсе булып өлгерде. Шәхсән минем өчен Гөлфия Расил кызы – шушы еллар дәвамында иңгә-иң куеп эшләп килгән, хезмәт һәм фән юлыннан янәшә атлаган романтик рухлы хезмәттәшем буларак кадерле һәм якын! Бу юл дәвамлы һәм бәрәкәтле булсын!
Нурфия Йосыпова
Казан федераль университеты профессоры
Комментарийлар