16+

«Ачкыч үз кесәңдә!»: Яшүсмерләрне һәм Тукайның оекбашын нәрсә борчый?

13 яшүсмер төнге музейда бикләнеп калса, нинди серләр ачыла? Музейга дус булып керсәң, аннан кем булып чыгарсың?

«Ачкыч үз кесәңдә!»: Яшүсмерләрне һәм Тукайның оекбашын нәрсә борчый?

13 яшүсмер төнге музейда бикләнеп калса, нинди серләр ачыла? Музейга дус булып керсәң, аннан кем булып чыгарсың?

Хәзерге заман яшьләрен нәрсә борчый, алар нинди уйлар белән яши? Бу сорауларга җавапны “Апуш” татар балалар театр студиясе “Унөч” спектаклендә тәкъдим итә.

Ни өчен нәкъ менә 13 саны сайланган соң?

Спектакльнең премьерасы 13 апрельдә узды, геройлар саны да – 13. Болар барысы да Габдулла Тукай вафат булган елга – 1913 елга барып тоташа.

Әсәрнең сюжеты яшүсмерләрнең төнлә Габдулла Тукай музеена керүе белән башлана. 13 яшүсмер бәйгедә катнаша. Аларның төп бурычы – музейдагы экспонатларны өйрәнеп, аларны Тукай тормышы белән бәйләү һәм бу хакта видео төшерү. Тукайның түбәтәе, көзгесе, көрәге, оекбашы, мендәре аша шагыйрьнең тормыш этаплары күрсәтелә.

Бу тамашачыга яшьләрчә, кызыклы формада тәкъдим ителә. Мәсәлән, Тукайның оекбашы психологик сеанс вакытында үзенең хис-кичерешләре турында сөйли.

Кирәкле мәгълүмат туплап, музей кунаклары чыгып китмәкче булганда гына ишекнең бикле булуы, ә ачкычның югалганы ачыклана. Шуннан соң иң кызыклы вакыйгалар башлана.

Бикләнеп калу яшүсмерләргә бер-берсе алдында ачылырга ярдәм итә. Геройлар үз хис-тойгыларын, проблемаларын уртаклаша. Паник атакалар, үсмерлек чорының авырлыклары, ата-аналарның өметләрен акламаудан курку, мәхәббәт, киләчәк өчен борчылу – боларның барысы да спектакльдә чагылыш таба.

Пьесаның туу тарихы да үзенчәлекле

Язучы Гөлүсә Батталова эшкә керешкәнче, режиссер Булат Минкин актерлар белән ике атна дәвамында тренинглар үткәрә. Бу тренингларда һәр катнашучының эчке дөньясы, хис-кичерешләре өйрәнелә. Нәкъ менә яшүсмерләрнең уйлары һәм борчулары әсәрнең нигезенә әверелә.

Бу хакта без артистлар белән дә сөйләштек.

Фәридә Гатина спектакльдә Фәрия ролен башкара. Аның герое ир-атларның кычкырып сөйләшүеннән паник атака кичерә. Фәридә үзе мондый халәт белән очрашмаса да, кайбер проблемалар аңа да таныш:

– Без тренингларда куркуларыбыз турында сөйләштек. Мин ир-атлардан куркуым турында әйттем. Бу курку балачактан килә, чөнки ир-атлар белән бәйле куркыныч хәлләр булды. Кычкырып сөйләшкән кешеләрдән куркам, гомумән, тавыш күтәрү миндә стресс тудыра. Минем героем да шундый – тиз борчыла, паникага бирелә, тәнкыйтьне авыр кабул итә.

Аяз Әгълиуллин Гаяз ролен башкара. Аның герое ата-анасының өметләрен аклый алмаудан һәм тышкы кыяфәт белән бәйле комплекслардан интегә:

– Без яшүсмерләр проблемаларын Тукай тормышы аша күрсәтергә тырыштык. Минем өчен иң мөһим темалар – киләчәктән курку һәм үз-үзеңне кабул итү. Мин күзлек киям, шуңа бу тема да миңа якын. Шушы ике проблеманы күрсәтергә тырыштым. Гомумән, без бу спектакльдә үзебезне уйныйбыз, шуңа рольгә керү дә авыр булмады.

Кәрам ролен Кәрим Галиев башкара:

– Мин үземә охшаш геройны уйныйм: ул иҗади, актив, “тусовкалар” ярата. Мин дә шундый, киләчәгемне иҗат белән бәйләргә телим. Без тренинг вакытында Тукай кулланган әйберләргә “җан өрдек” һәм интервью бирдек. Спектакльнең идеясе дә шуннан туды, – ди ул.

Спектакль барышында вакыйгалар Тукай шигырьләре белән үрелеп бара. Кайбер шигырьләргә көй язылып, алар җыр итеп башкарыла. Заманча биюләр һәм рэп стилендәге җырлар спектакльгә үзенчәлекле рух өсти.

Шулай да артистлар сөйләмендә рус сүзләре куллану кайбер мизгелләрдә игътибарны читкә юнәлтә. Мәсәлән, “кстати” кебек сүзләр текстның бөтенлеген бераз боза.

Спектакльне сәхнәгә куюда профессиональ остазлар да катнаша. Сәхнә теле буенча дәресләрне Татарстанның атказанган артисты Резедә Сәләхова алып бара. Вокал буенча – Лилия Зәйнуллина, музыка белгече – Наилә Закирова.

«Унөч» спектакленең композиторы – Миләүшә Хәйруллина.

Ахырда геройлар ишек ачкычын үз кесәләреннән таба. Алар озак эзләгән әйбер яннарында гына булып чыга. Бу, бәлки, бәхетне еракта түгел, ә үзеңдә эзләргә кирәк дигән фикерне дә аңлатадыр.

Ә менә ни өчен ишектән 13 түгел, ә 12 яшүсмер чыгып киткәнен беләсегез килсә – спектакльне барып карагыз. Үкенмәссез!

Залинә Гыйлаҗиева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading