16+

«Апуш» студиясе Тукайның тетрәндергеч балачак тарихын сәхнәләштерде

Шулай итеп, Тукай елына старт бирелде.

«Апуш» студиясе Тукайның тетрәндергеч балачак тарихын сәхнәләштерде

Шулай итеп, Тукай елына старт бирелде.

20 гыйнвар көнне Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры бинасында «Апуш» татар балалар театр студиясенең «Московский» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркеме бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууына 140 ел булу уңаеннан «Тукай. Ярлыкагыл» дип исемләнгән спектакль тәкъдим итте.

Г.Тукайның «Исемдә калганнар» әсәренә нигезләнеп язылган психологик драманың авторы Гөлүсә Батталова, сәхнәгә куючы режиссер – Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты Булат Гатауллин.  

«Бу әсәр Тукай турында гына түгел, барыбыз турында да. Без һәммәбез дә үзебезнең күңел яралары, үпкә-рәнҗешләре белән “кечкенә Апуш”лар. Бу әрнүләребез яшәргә комачаулыймы яки син аларны җиңеп, алга таба атлый аласыңмы – спектакльдә без шушы катлаулы сорауларга җавап эзлибез. Мин, гомумән, бу спектакльнең идеясе белән бик күптәннән янып йөри идем. Училищеда укыганда, вокал остазыбыз Мәсгүт абый Имашевның беренче дәрестә үк бездән «И, туган тел»не сөйләтүе һәм «Үзен хөрмәт иткән һәр татар бу шигырьнең 4 куплетын да белергә тиеш» дип ассызыклаганы хәтердә. Шул чагында «Ярлыкагыл дип үзем һәм әткәм-әнкәмне Ходам» дигән юлына аерым игътибар иттек, шуннан бирле бу сүзләр күңелгә үтеп керде. Чөнки Тукай әти-әнисен хәтерләмәсә дә, Аллаһтан алар өчен гафу сорый. Болар йөрәгемдә бик күп еллар яшәде һәм шушы спектакль кую идеясенә алып килеп җиткерде. Дәү әниемнең «Үлгәннәрнең җаннары күбәләк булып, өйгә әйләнеп кайта» дигән сүзе дә заманында бик тәэсир иткән иде. Әлеге спектакльдә дә күбәләк образы бар, ул – Тукайның әнисе, шундый зур, көчле символ булып тора. Пьесаны беренче тапкыр балалар белән түгәрәккә утырып укыганда, алар күз яшьләрен тыеп кала алмады..», – дип бүлеште Б.Гатауллин. 

Премьера аншлаг белән узды, тамашачылар арасында нәниләр дә, өлкәннәр дә күп иде. Төрле буын вәкилләрен җәлеп итә алу иҗат командасыннан зур осталык сорый.

«Спектакль заманча куелышы белән беренче мизгелләрдән үк сокландыра. Яшь тамашачыны үзенә җәлеп итә торган, динамикалы һәм бик тирән спектакль туган. Безнең максат – Тукайның биографиясен сөйләп чыгу түгел, ә аның яралы балачагындагы хис-кичерешләренә, әрнүләренә, аны әйләндереп алган дөньяга бүгенгедән торып, яңа караш ташлау иде. Спектакльдән соң бигрәк тә яшьләрдән «Тукайның иҗатын, аның тормышын тагын да күбрәк өйрәнү теләге туды» дигән сүзләр яңгырады. Менә анысы бигрәк тә кадерле! Артист балаларга аерым рәхмәтемне белдерәсем килә. Спектакль барышында аларның бала гына булуы онытылды, сәхнәдә чын профессионаллар уйный дигән тәэсир калды», – диде Гөлүсә Батталова.

Тамашачылар арасында Казан шәһәре вице-мэры Гүзәл Сәгыйтова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев, Казан шәһәре Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Алсу Шәрипова, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Илнур Гайниев, «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова, Габдулла Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова, Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Алия Заһидуллина, татар композиторы, җырчы, артист, язучы, журналист Алмаз Хәмзин һәм бик күп мәртәбәле кунаклар бар иде.

«Апуш» студиясенең әлеге спектакле һәр тамашачының йөрәгенә үтеп кергәндер. Балалар – чын артистлар. Аларны, һичшиксез, татар милләтенең киләчәге дип әйтә алабыз. Шушы студия кебек матур башлангычның башында торган һәркемгә зур рәхмәт», – диде К.Ногаев. 

Әлеге премьераны зур иҗат командасы әзерләде. Спектакленең көйләр авторы – Айдар Габдерәхимов, Булат Гатауллин. Хореографлар – Дәринә Тимергалина, Миләүшә Гыйлметдинова. Тамашаның рәссамы, сценографы, ут рәссамы – Дмитрий Солопов. Моушн-дизайн – Казан дәүләт яшь тамашачы театры артисты Полина Малых. Шулай ук студиянең «Московский» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркеменең сәхнә теле остазы, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Гүзәл Галиуллина һәм вокал буенча остаз, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры хормейстеры Алия Хәмзина.   

Спектакльне тамашачылар, килгән кунаклар бик җылы кабул итте, аягүрә алкышлады. Яшь артистларны әти-әниләре, дуслары, туганнары премьера белән котлады. Спектакльнең чираттагы куелышы март аенда булыр дип көтелә, яңалыкларны күзәтеп барыгыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading