“Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә 60 мең бала катнаша.
Скопировать ссылку
“Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә 60 мең бала катнаша.
Һәр ел “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә 60 мең бала катнаша.
Быел республикакүләм ачык телевизион эстрада фестивале 26 нчы тапкыр уза. Фестивальнең сайлап алу этаплары 9 районда узачак.
Фестиваль республиканың һәр районын колачлый. Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә, “ЮНЕСКО” эгидасы астында уза. Фестивальдә 5 яшьтән алып 21 яшькә кадәр балалар һәм яшьләр катнаша ала. Бәйге алты номинациядә уза.
“Фестивальнең максаты - балаларда иҗади сәләтләрне ачу, халкыбызның гореф-гадәтләрен, мәдәни мирасын саклау”, - ди фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов.
Татарстан Рәисе карамагындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хәшимова сүзләренчә, тәрбияви яктан да фестивальнең үз урыны бар.
- Фестиваль балаларны матурлыкка өйрәтә. Монда тәртип, дициплина бар. Балалар кечкенәдән шундый мохиттә үсә. Бүген фестивальдә катнашкан егет-кызлар республика күләмендә танылган кешеләр, җитәкче урыннарда уңышлы эшлиләр. Бу үзе фестивальнең никадәр мөһим булуын күрсәтә, - ди ул.
Комментарийлар