16+

«Без бу конкурсны уздыра башлаганда Россия киңлекләренә чыгар дигән уй да булмады...»

Төбәк бәйгесе булып башланган проект халыкара киңлекләренә чыга. “Татар кызы” 2011 елда Чиләбе өлкәсендә яшьләрдә милли узаң, милли кыйммәтләр, рухи байлыкны саклау максатыннан башланып китә.

«Без бу конкурсны уздыра башлаганда Россия киңлекләренә чыгар дигән уй да булмады...»

Төбәк бәйгесе булып башланган проект халыкара киңлекләренә чыга. “Татар кызы” 2011 елда Чиләбе өлкәсендә яшьләрдә милли узаң, милли кыйммәтләр, рухи байлыкны саклау максатыннан башланып китә.

“Без бу конкурсны уздыра башлаганда Россия киңлекләренә чыгар дигән уй уебызда булмады, – ди халыкара “Татар кызы” бәйгесенә нигез салучы, Чиләбе өлкәсе Закон чыгару җыены депутаты, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасе, хәрби хәрәкәтләр ветераны Лена Колесникова. – Бу барысы да үз халкыбызның телен, гореф-гадәтләрен яратудан башланды”. 

Әлеге бәйгене уздырырга уйлагач, Чиләбе өлкәсеннең талантлы татар яшьләрен эзли башлыйлар. Һәм үзләренең дөрес юлда икәннәрен, татар активистлары өлкәннәр арасында гына түгел, яшьләр арасында да күп булуын аңлыйлар. “Бу конкурс һәр буынны уята торган чара булды. Кызларын конкурска әзерләү өчен бөтен гаиләләре белән кушылдылар. Чөнки биредә чибәрлек беренче урында түгел, ә уңган хуҗабикә булуыңны да күрсәтергә кирәк”, – ди Лена Рафыйк кызы. Чиләбе төбәге районнарында яшәүче кызлар бу чарада үзләренең чын хуҗабикә икәнлекләрен күрсәтеп, халык күңелен кузгаталар. Беренче конкурсның финалы 7 мең кеше сыешлы аренада уза, тантаналы чыгышлар вакытында залда буш урыннар булмавын күреп, оештыручылар халыкның милли мираска сусавын аңлыйлар. Иң күңелне кузгалтканы, чара ахырында 7 мең кеше басып, “Туган тел” җырын җырлый. 

Икенче елда да бу бәйгене уздырырга уйлыйлар. Ул елны Екатеринбург, Казахстанда яшәүче татар кызлары да катнашырга теләкләре барлыгын әйтә. Аннан Литва килеп кушыла. Оештыручылар бу конкурсның кыйммәте көчле булуын һәм аны киң масштаблы итеп уздырырга кирәген төшенә. Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Хөкүмәте бу эшне күтәреп алып, Россиякүләм чарага әверелдерерәләр. Россиянең төрле төбәгендә яшәүче татар кызлары конкурста катнашу максаты белән Чиләбе шәһәренә бара. 2016 елда Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин финал ярышларына килеп, “Татар кызы” конкурсының финал өлешен башка төбәкләрдә дә уздырырга кирәк дигән фикер җиткерә. 2017 елда беренче тапкыр Чиләбедән читтә, алдагы елда җиңү яулаган кызның туган ягы  Башкортстанда уза. Ул елны Татарстан кызы җиңү яулый, икенче елда Казанда уздыралар. Төрле төбәкләрдән килгән кызларны татар мәркәзе белән таныштыру өчен ярымфиналны ел саен Казанда уздырырга кирәк, дип уйлашалар. “Казанга килеп, мондагы тормышны, тарихи ядкарьләрне күрүләре алар өчен бик зур әйбер. Араларында кайберсе  беренче тапкыр Казан белән таныша”, – ди Лена Рафыйковна. 

Кызлар ярышка әзерләнгәндә аларга остазлар дәресләр бирә. Алар җырларга, биергә генә өйрәтеп калмыйча, әдәби татар телендә сөйләшергә өйрәтә. “Кызларның кайберләре берничә татарча сүз белеп килә, киткәндә инде шактый татар сүзе белеп китә. Иң кызыгы, соңыннан үзләре яши торган төбәктә татар милли хәрәкәтенең активистына әверелә”, – ди сибелгән татар кызларына әдәби татар телен өйрәтүче Инсаф Абдулла. 

Дөньяның төрле кыйтгаларында яшәүче 29 кыз быел әлеге конкурста катнашачак. Конкурс өч өлештән тора. Төбәкләрдә бәйгенең беренче этабы узган, бу көннәрдә Казанда, 10 сентябрьдә Оренбург шәһәрендә финалы булачак.

Автор фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading