“Мир” кинотеатрында журналистлар һәм сәнгать әһелләренә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов турында документаль фильмны күрсәттеләр.
Фән ага 2024 елның 12 октябрендә бакыйлыкка күчте. Исән булса, аңа 75 яшь тулган булыр иде...
– Бу эшкә Фән абый исән чакта ук алынган идек. Кызганыч, Фән абый фильмны күрә алмады... Без Фән абыйның сикәлтәле, киртәле тормыш юлын күрсәтергә теләдек. Аның бөеклеген, зур шәхес, җырчы икәнен беләләр. Әмма Фән абыйга шундый дәрәҗәгә ирешү өчен нинди авырлыклар аша үтәргә туры килгән? Бу хакта күпләр белми. Тумыштан бер кулы. Фәнил абый Галимов ярдәм итте. Тулы метражлы фильм төшерү өчен ким дигәндә 3 миллион сум кирәк. Безнең андый бюджетлар булмады, билгеле. Әмма аңа да карамастан сыйфатлы кино төшерергә тырыштык, – ди фильмның режиссеры Илдар Мантуров
Фильм Алмаз Хәмзинның “Без моңаймый, кем моңайсын” романына нигезләнә. Фильмны төшерергә Фән Вәлиәхмәтовның якын дусты Фәнир Галимов ярдәм иткән.
– Рухына дога булып барсын, тыныч йокласын. Без онытмыйбыз һәм оныттырмаска тырышабыз. 33 елга якын дус булып яшәдек. Туганнан да якын дустым иде. Мин аның дуслыгын сүзләр белән генә аңлатып бетерә алмыйм. Ул уникаль кеше иде, легенда. Урыннары оҗмахта булсын, – дип сөйләде Фәнир әфәнде.
Фән Вәлиәхмәтовны җырчы, атаклы тальянчы буларак кына белгән кеше өчен, әлбәттә, бу фильм ачыш булачак. Аның балачагы - үзе бер сынау. Тумыштан бармаклары гарип булган, әтисез үскән...
– Үземне белгәннән бирле мин әнкәй белән үстем. Ул комбайнда эшләде. Җәй көннәрендә ашарына алып бара идем дә, аның белән утырып йөри идем. Ирләр башкарырга тиешле эшләрне әни башкарды. Башта тракторда, аннан комбайнда. Авылда бердәнбер комбайнчы хатын-кыз иде. Ә районда андыйлар икәү генә. Мин бит әтисез үскән бала. Авыл малайлары: “Уйнаштан туган гарип тәре”, – дип мыскыллыйлар иде. Менә ничек шул әти булмагач. Әти төрмәдә булган. Ул төрмәдән хат язган: “Улыма укыт бу хатны. Мин сезнең яңга кайтып яшәр идем”, – ди. Әни уйга калды. Ә минем әтине күрәсем килә. Кайтты... Юньләп эшләмәде. Атналар буе дусларына китеп югала иде. Әти кайта да: “Син мине кайтардың”, – ди. Әнинең үпкәсе бик көчле иде аңа. “Нигә мине тудырдыгыз соң?” – дигән сүзләргә кадәр барып җитә идем мин дә, – дип сөйләнә фильмда.
Фильмның күп өлеше ясалма фәһем ярдәмендә видеоларга әйләндерелгән фотосурәтләргә нигезләнә. Бик күп материал керми калганы да сизелә. Фильмны Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, галим, диктор Фоат Галимуллин тавышландырмаса, кимчелекләргә күбрәк игътибар иткән булыр идек, бәлки. Шулай да, фильмның булуы гына да сөендерде.
Фән Вәлиәхмәтов турында фильмның киләсе язмышы гына бераз борчуга салды. Прокатка чыгарырга рөхсәт алу – кыен. Ә эшләнгән фильмны бушлай социаль челтәрләргә урнаштыру – чыгымнарны капламый. Сүз уңаеннан, бу проблема Фән абый турында төшерелгән фильмга гына кагылмый. “Татар киносын карыйм әле”, – дисәң, табып булмый: йә өзек кенә йә бөтенлй юк. Телевидение архивын “җиде кат йозак” астында саклыйлар. Аннан авторлык хокуклары мәсьәләсе дә кискен.
Фән абый Вәлиәхмәтов турында фильмга килгәндә, бәлки, аны ачык мәйданчыкка чыгару дөрес булыр. Узган ел җырчы Рәфис Кәлимуллин кыска метражлы фильм төшереп, аны карау өчен билетларны онлайн саткан иде. Монысы инде тәкъдим генә. Бу фильм тамашачыларга хозурына кайчан барып җитәр? Билгесез...
Ләкин шунысы хак: татар киносына ихтыяҗ зур һәм аны теләсә кайсы вакытта карыйсы килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар