– “Гашыйклар тавы” бик танылган әсәр. Ул театр сәхнәсеннән төшми. Күптән түгел Уфаның “Нур” театры әсәр буенча премьера чыгарды. Әдәби әсәрне экранга кую өчен аны яңа баштан язарга кирәк диләр. Минем дә нәкъ шулай булды. Фильм роуд-муви (сәяхәт фильмы) стилендә төшерелде. Әти һәм ул үзләренең туган ягына кайта. Башта алар бер-берсен аңламыйлар. Сынаулар аша ул – әтиле, ә ата – уллы була. Әсәрдә сюжет буенча әти-әниләр үләләр. Ә безнең фильмда барысы да исән кала. Дөресен әйткәндә, мин ахыры бәхетле тәмамланган әсәрләр яратам. Без бу фильмны әзерләгәндә прокатка чыгарырбыз дип уйламадык. Яхшы, сыйфатлы фильм гына төшердек. Якутск шәһәрендә премьерадан соң, аны прокатка алырга сорадылар. Менә шул вакытта фильмны кинотеатрларда күрсәтү турында уйлана башладык, – ди Салават Юзеев.
«Гашыйклар тавы» әсәре буенча нәфис фильм төшерергә Миләүшә Айтуганова тәкъдим иткән. Фильм өчен «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы буенча 4 млн 700 мең сум бүлеп бирелгән.
– Илдар Юзеевның юбилее булырга тиеш иде, шуңа Салаватка шалтыратып: “Әйдә әтиеңә бүләк ясыйк”, – дидем. Бу автор киносы, шуңа күрә фильм прокатта азмы-күпме акча җыя алса да, яхшы. Прокатка таныклык алганда фильмга яшь чикләве 16 + куйдылар. Димәк, без бу фильмны мәктәпләрдә күрсәтә алмыйбыз. Татарстаннан тыш, фильмны Россия буенча 150 кинотеатрда күрсәтәчәкләр. Республикада исә, фильмны күрсәтү мөмкинлеге булган бөтен мәйданчыкларны да исәпкә алабыз, – ди Миләүшә Айтуганова.
Комментарийлар