16+

“Гөләндәм туташ сәхнәгә кайта, әмма Мәскәүчә”

Габдулла Кариев театры 38 нче сезонының өченче премьерасын тәкъдим итә.

“Гөләндәм туташ сәхнәгә кайта, әмма Мәскәүчә”

Габдулла Кариев театры 38 нче сезонының өченче премьерасын тәкъдим итә.

Театр сезонны «Шәхесләр елы» дип игълан иткән иде. Бу юлы спектакль күренекле композитор Салих Сәйдәшевнең 125 еллыгына багышлана. “Әле ике атна элек кенә премьера чыгардык, тагын ике атнадан тамашачыларыбызга яңа әсәр тәкъдим итәчәкбез”, – дип белдерде Кариев театры җитәкчесе Илнур Гайниев. “Тынлык” спектакле өстендә Мәскәү режиссеры Виктория Печерникова эшләячәк. Спектакль Әмирхан Еникиның “Гөләндәм туташ хатирәләре” әсәренә, архив документларга, көндәлек язмаларына нигезләнә. Шунысы кызык: Виктория беренче тапкыр Казанга килгән һәм беренче тапкыр татар спектакле өстендә эшли.

–  Әсәрне укыганчы мин Салих Сәйдәшев турында берни дә белми идем. Әмирхан Еникинең чынбарлыкка нигезләнгән “Гөләндәм туташ хикәясе” повесте башлангыч ноктам булды. Пьесада бөек композитор Салих Сәйдәшевнең укучысы Фатыйма-Зөһрә тарихы, аның 1949 елда Ташкентка  баруы һәм Салих белән очрашуы сюжетның бер өлеше булды. Безнең өчен заманнар бәйләнеше мөһим, шуңа күрә премьера көнендә Әмирхан Еникиның үзендә сакланган Фатыйма-Зөһрә көндәлегенең төп битләре булачак. Спектакль бер составта гына әзерләнә. Командабыз бик зур, театрга актерларны сайлап алу мөмкинлеге биргәне өчен рәхмәт. Барлыгы куелышта 14 актер катнаша. Без башта актерларны сайлап алдык, аннан соң гына пьесаны яздык, – дип аңлатты режиссер.

Мәскәү режиссерына пьесаны язарга Салих Сәйдәшев музее директоры Айдар Әхмәдиев ярдәм иткән. “Архив документлары, материалларны озак эзләдек. Ә әсәрне ике атнада яздык. Спектакль бер ай эчендә куелды”, – ди.

Моңа кадәр, “Гөләндәм туташ хатирәләре” спектакле Тинчурин театрында куелган иде. Кариев театрында премьера исә, 14-15 ноябрьләргә планлаштырылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading