16+

Һәр әсәр башлансын өчен рычаг кирәк

“Яңа татар пьесасы – 2025” лабораториясендә язылган пьесаларны уку эстафетасын Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры кабул итте.

Һәр әсәр башлансын өчен рычаг кирәк

“Яңа татар пьесасы – 2025” лабораториясендә язылган пьесаларны уку эстафетасын Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры кабул итте.

Беренче булып, артистлар Мәликә Фатыйхованың  “Перевоспитаниегә, типо?” дигән пьесасын укыдылар. Бу балалар өчен язылган ике пәрдәле музыкаль хикәя. Перевоспитаниягә, типо? Дөрес, яшьләр шулай сөйләшә инде хәзер. Ләкин театр яшьләрне күбрәк әдәби телгә, туган телгә тартырга тиеш. Пьесаның исемендә үк калька. «Яңадан тәрбияләү» дип әйтү ошамаса,  сюжеттан чыгып, башка исем дә уйлап була иде кебек.  

Сюжетка тукталып китик. Монда кеше белән табигать, ата-ана һәм бала арасында мөнәсәбәтләр, яшьләрнең компьютер уеннары белән  мавыгу кебек проблемалар чагылыш тапкан. Пьесаның төп герое – бөтен буш вакытын комьютерда уйнап үткәрүче 14 яшьлек Азат исемле егет. Әлбәттә, бу Азатның әти-әнисен борчый.

“Перевоспитаниягә” дип аны авылда яшәүче бабаена җибәрәләр. Бабасы оныгын табигать матурлыкларын күрсәтим дип, урманга алып китә. Ә менә монда, пьесаның мөһим вакыйгалары башлана да инде... урманда янгын чыга, Җыфар исемле аҗдаһа бу хәл Җәй аркасында булган дип уйлый һәм аны (Җәйне) урлый. Кыш, Яз һәм Көз образлары бик кайгыралар, ә Азат Җәйне коткарырга дип аҗдаһа янына китә.

Әлбәттә, пьеса ахырында бөтен катнашучылар үзара аңлашуга ирешәләр: әти-әниләр уллары яхшы якка үзгәргәнлегенә шатлана, ел фасыллары һәм аҗдаһа дуслаша. 
Мәликәнең бу әлеге жандрда беренче эше.

Пьесаны 14 яшендә язган. Киләчәктә дә үзен режиссер, драматург буларак күрә икән. Бу пьесаны язу идеясе ничек туганы турында да сөйләп китте:  
Мин табигатькә балачактан гашыйк. Шуңа күрә табигать турында да язып карарга булдым. Үзем яшүсмер булганга, яшьләрне нинди проблемалар борчыганын чамалыйм, әсәремдә шуларга күбрәк басым ясадым, – диде ул. 

Гомумән, пьеса уңышлы килеп чыккан. Кариев театры артистлары да, тамашачылар да беренче язылган пьеса өчен бу бик яхшы эш дигән фикердә калдылар. 

Икенче укылган пьеса Рәдиф Кашаповның “Минем әтием – пеликан” булды. Әлегә әсәр бәхәсле фикерләр уятты, Кариев театры артистларының пьесага күп сораулары туды. 
Пьеса, минемчә, эксперименталь булуга карамастан, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп язылган.

Беренчедән, һәр персонаж җәнлек исеме белән бирелгән: Жираф, Күсе, Пеликан, Гепард һәм башкалар. Һәр исем үз персонажының холкын ача. Мәсәлән, Ташбака – ул әкрен уйлый торган егет, Гепард – спорстмен, Күсе – кырыс һәм тәвәккәл егет. Әсәрдә һәр геройның үз проблемасы бар һәм алар, күбесенчә, хәзерге заман яшьләрен борчый торганнар.

Мисал өчен, Юлбарыс атамалы кыз РПП кичерә һәм һәр көнне ул үз матурлыгын исбатлауларын көтә, моны ул егетләр тарафыннан ишетергә тели. Күсе Юлбарысны юаткан булып кыланса да, ахырда аның “интим” фотоларын социаль челтәрләрдә тарата. Төп герой – Пеликан.

Кечкенәдән әти-әнисе ачуланышканын күреп үскән, соңыннан әтисе бөтенләй гаиләдән киткән. Ул мәктәптә, яшьтәшләре арасында “изгой” буларак сүрәтләнә: проблемалар булса, аны гаеплиләр, өйгә ул ертылган куртка белән кайта.

Пьеса дәвамында ул әтисен көтә, ләкин ул кайтып кергәч, ниндидер сөенеч тә, моңсулык та кичерми кебек тоелды. Ул гел “минем әтием – пеликан” дип йөрде, ләкин пьеса азагында “син пеликан түгел, син китоглаз” дигән фикердә калды. Финал ачык. Пьесаның авторы Рәдиф Кашапов нигә шундый финал дигән сорауга җавап кайтарды: "Һәрбер пьесаның финалы булу мөһимме? Миңа финал кирәкми", - диде ул.

Әсәр турында фикер алышканда, артистлар дискусиягә кереп, пьесаны рәхәтләнеп тәнкыйтьләделәр.
Пьесаны укыганда үземне надан итеп хис иттем. Әсәрнең кемнәр өчен булганын да аңламадым. Образлар да артык тулы түгел, мин актриса буларак образларны аңламыйм, - диде Татарстанның атказанган актрисасы Алсу Шакирова. 

- Сез финал кирәкми дидегез, финал миңа кирәк! Финал тамашачылар өчен кирәк! Мин үзем көчкә аңладым, ә яшүсмерләр аны аңлармы икән соң? – дигән фикер белдерде Татарстанның атказанган актрисасы Альбина Гайзуллина. 

Сезнең бер героегызның исеме Әюпов, бу безнең режиссерга “намекмы” әллә? – дигән сорау да туды. 

Айрат Шамс үз фикерен белдерде: “без пьесаны чәйнәп бетермичә, куярга оялабыз. Монда башлангыч вакыйга юк. Бу әсәр башлансын өчен “рычаг” кирәк, ансыз булмый. Бу пьесада нәрсәгә таянырга да белмәссең”.

Яңа пьесалар белән танышу театр артистларында күп санлы сораулар уятты. Бу әсәрләр әлегә уку форматында гына тәкъдим ителсә дә, киләчәктә аларны сәхнә дә күрү кызык булыр иде.

Залинә Гыйлаҗиева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading