Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Илһам Шакировны искә алу кичәсе узды. Быел аңа, исән булса, 90 яшь тулган булыр иде.
Илһам Шакиров 59 елга якын гомерен филармониягә багышлаган. Бу аның хезмәт кенәгәсендә бердәнбер эш урыны. 2002 елдан башлап бүгенгә кадәр филармониядә бөек җырчының туган көненә багышланган концертлар уздырыла. 2017 елга хәтле Илһам Шакиров аларда үзе дә катнашып килде. “Быел филармония өчен һәм, гомумән, җыр сәнгате өчен Илһам Шакиров елы”, - дип искәртеп үтте филармония җитәкчесе Кадыйм Нуруллин. Чарага җыелган тамашачылар арасында дәүләт эшлеклеләре, иҗади интеллигенция вәкилләре дә бар иде. Республика җитәкчелеге исеменнән котлау сүзләрен Дәүләт советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җиткерде. - Илһамыбыз — җыр сәнгате Тукае. Бөек җырчыбызны соңгы юлга озатканда аның “Мәңгелеккә китеп барам” җыры яңгырады. Шул вакытта бик күп милләттәшләребезнең күңелендә: “Бу кешегә исән чагында хөрмәт җитмәде”, - дигән үкенеч калды. Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен белергә кирәк. Моңны саклап, татарның кем икәнен күрсәтеп, бөек халык булып яшәргә тиеш, - диде ул.
Дүрт сәгатьлек концерт, дүрт баянчы, ике тәнәфес Филармония юбилей концертны оештыруга бик җаваплы караган. 3 бүлектән торган концерт 4 сәгатькә якын дәвам итте. Җырчылар составы да бик затлы. Иләктән иләнеп, сайлап алынганнар. Сәхнәдә чыгыш ясаган һәркем җырларның тәмен белеп, чиста башкарды.
Беренче бүлектә җырларны гармунга кушылып җырладылар. Кичәдә иң күп эшләгән кешеләр баянчылардыр, мөгаен. Алар дүртәү иде: Айнур Моратов, Булат Шәрипов, Әлфис Галиуллин, Ринат Вәлиев. Дүрт баянчы сәхнәгә чыккач ук, эчтән генә сөенеп һәм шул ук вакытта шаккатып куйдым. Хәзер җырчылар дүрт баянга концертлар бирми, әле аннан да бигрәк баянчылар да сәхнәгә кайвакыт матурлык өчен генә чыга. Беренче бүлектә фонограмма бөтенләй кулланылмады. Баянчыларга җир җимертеп эшләргә туры килде. Дөрес, Илһам Шакиров та баянчыларга аерым хөрмәт белән карады. Беренче бүлекнең йолдызлары - баянчылар булды.
Концертны Салават Фәтхетдинов “Зөләйха” җыры белән башлап җибәрде. Моңлы Салаватны да халык бик сагынган икән. Тын да алмыйча тыңладылар. Концертны Резедә Сәләхова белән Ришат Әхмәдуллин алып барды. Алар маэстроның тормыш дәфтәреннән истәлекләрне яңартты.
Әзһәр абыйны кем елатты? Кичәдә иң көчле алкышлар - Рөстәм Хөсәенов һәм Камил Баһныкы иде. Егетләр “Уйна тальян гармуныңны” җырын башкарды. Илһам Шакиров белән Рөстәм Вәлиев диярсең. Рөстәм, Илһам Шакиров кебек, баянчысын кочаклап кына йөртте. Камил Баһ та, легендар Рөстәм Вәлиевтән калышмады. Өметле, искиткеч талантлы яшьләр. Киләчәк ышанычлы кулларда булуына ышанасы килә. Юлларыннан тайпылмасыннар гына.
Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамблен төзүгә дә Илһам Шакиров этәрә. Бүген ансамбльне Айдар Файзрахманов җитәкли. Күптән түгел генә 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Айдар әфәнде сәхнәдә очып кына йөри. Айдар бабай дияргә тел дә борылмый. Яшьләр белән эшләгәч, үзе дә яшь әле ул. Ансамбль ярмәк биеп, сәхнәне кыздырды, хәтта чыбыркы да шартлаттылар. Айдар Фәйзрахманов матур итеп бер сикереп йомгаклап та куйды. Менә ичмасам көч, дәрт анда!
Гомумән, өлкән буын артистлары бик әйбәт сакланганнар. Тавышлары да сөбханаллаһ, үзләре дә кирәк булса, “партия” кушса, күктән йолдызны да менеп алалар. Эчтән генә: “Күз тимәсен”, - дип кабатлап утырдым. Янымда гына Әзһәр абый Шакиров утырды. Ул да бик хисләнде, аеруча экранда аның чордашлары фотолары күренгәч, күз яшьләрен тыя алмады. - Мондый кичәләр күңелгә бик тәэсир итә шул. Мәрхүмнәрне искә алганда алар турында хатирәләр яңара. Яшь чаклар искә төшә. Ринат Тәҗетдинов китеп барды, күптән түгел генә аның тормыш иптәше дә бакыйлыкка күчте. Гомер юлы шул шәхесләр белән бергә үткәч, авыррак кичерелә шул, - диде күз яшьләрен сөртеп Әзһәр Шакиров.
Исем-фамилиясе шагыйрьнеке, ә тавышы Шаляпинныкы Икенче бүлектә җырларны Г.Камал исемендәге театр оркестрына кушылып башкардылар. Биредә татар җыр сәнгатенең классик әсәрләре яңгырады. Алар да Илһам Шакировның репертуарының бер өлешен алып торды. Кичәдә Роберт Миңнуллин да чыгыш ясады бит әле. Мәрхүм шагыйрь Роберт Миңнуллин түгел, ә аның икеләтә адашы. Роберт Миңнуллин “Киек казлар китә” җырын башкарды. Исем-фамилиясе шагыйрьнеке, ә тавышы Шаляпинныкы. Консерваториянең беренче курс студенты Роберт: “Шигырьләр яза белмим, бераз тавышым бар”, - дип тыйнак кына җавап бирде. Киләчәге шулай ук өметле. Берничә елдан без бу исемне халыкара мәйданнарда ишетербез әле, күреп торырсыз.
Филүс Каһиров белән Илгиз Мөхетдинов Гөлшат Зәйнәшева сүзләренә Рөстәм Яхин иҗат иткән чын классик әсәр, Илһам Шакировның визит карточкасы - “Китмә, сандугач”ны җырлады. Илгиз Мөхетдиновның Филүс Каһиров белән чыгыш ясаганы бар инде. Ул Филүснең концертларында бэк-вокалда иде. Шулай да тавышы Филүс Каһировныкыннан бер дә калышмый. Бер-берсенең үкчәләренә басып киләләр. Илгизгә бераз “пиар” гына җитми.
Бал банкасындагы “дегет”: Азат Кәримов кемгә ярамаган? Иң кызыгы эстрада бүлегедер, мөгаен. Бу бүлектә Илгиз Мөхетдинов, Зәринә Хәсәншина, Рәсим Низамов, Эльмира Калимуллина, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Чулпан Йосыпова, Вадим Захаров, Асылъяр, Филүс Каһиров, Зәйнәб Фәрхетдинова чыгыш ясады. Димәк, эстраданың иң лаеклы, зәвыклы, көчле тавышлы кешеләре дигән нәтиҗә ясыйбыз. Зәринә Хәсәншина әйтмешли: “Безне бу чарага чакырганнар икән, димәк лаеклы дип тапканнар. Оештыручыларга рәхмәт. Илһам Шакировның иҗатын белмәүче юктыр”. Бу җырчыларның һәрберсе эстрада җырын гына түгел, халык җырларын да җиренә җиткереп башкара ала. Мәсәлән, Зәйнәб Фәрхетдинова белән Рәсим Низамов, Асылъяр, Алинә Кәримова беренче бүлектә дә; Филүс Каһиров белән Илгиз Мөхетдинов икенче бүлектә җырлады. Дөресен әйткәндә, бу бүлектә Салават Фәтхетдиновның чыгышы булыр дип уйлаган идем. Хәзер эстрадабызның патшасы исеме анда бит. Кызганыч, булмады. Салават Фәтхетдиновның вазыйфаларын Вадим Захаров башкарып торды. Аны тамашачылар җырлый башлаганчы ук алкышларга күмде. Илһам Шакиров кичәсендә шырдый-бырдый җырлар булмады. Гомумән, бу концерт иң зәвыклы, затлы “солянка” булды. Шулай да бал банкасында бер калак дегетсез булмыйдыр инде. “Дегет”не тапмагач, социаль челтәрләрдәге комментарийларга күз салдым. Игътибарлы тамашачыларны Азат Кәримовның сәхнәгә киеп чыккан чалбары борчуга салган. Сәхнәгә “гамаж” киеп чыккан, ябышып торган ыштан кигән, диләр. Аның кадәр куркыныч түгел инде, җәмәгать. Моңа өстәп, костюмы да озын, милли орнаментлы. Сәхнәгә ир-атлар арасында “ябышып” торган ыштаннар киючеләр бар. Әмма аларга артык сүз әйтмиләр, нишләптер. Нәрсә белән ярамаган икән, Азат?
“Оркестр сәхнәдә, Илһам абый юк” Илһам Шакиров исемендәге премия лауреатлары да ачыкланды. Зилә Сөнгатуллина, Зәйнәб Фәрхетдинова, Артур Исламов, Илшат Сибәгатуллин (үзешчән җырчы) - 2025 елгы премия лауреатлары. Бу исемнәр арасында киң катлам тамашачы өчен Илшат Сибәгатуллин гына таныш түгелдер. Ул Башкортстанның Илеш районыннда туып-үскән. - “Татар җыры” конкурсында халык җырларын башкарып җиңү яуладым. Илһам абый яныма килеп: “Син тын да алмыйча җырлыйсың”, - диде. Мине консерваториягә укырга чакырды. Тик консерваториядә укырга туры килмәде. Әти дә, әни дә бик иртә китеп бардылар. Авыл җирендә яшәгәч, андагы тормышны ташлап китеп булмады. Соңыннан нефтьче һөнәрен алдым. Шулай да сәхнәдән төшмәдем, гел концертларда чыгыш ясап тордым, - ди Илшат әфәнде.
Хатын-кызлар вокалы номинациясендә Зилә Сөнгатуллина җиңде. Ул концертта “Миләүшә җыры”н башкарды. 75 яшьлек опера җырчысының тавышы “кылт” та итмәгән. Кыскасы, эталон. Зилә ханым белән Илһам Шакиров турында фикерләшеп алдык. - Илһам абый Шакиров белән бергә озак еллар чыгыш ясадык. Ул искиткеч бай мирас туплап калдырган шәхес. Аның җырлары һәрвакыт безнең белән. Үсеп килүче буын, балалар да классик җырчының иҗатына мөрәҗәгать итә. Илһам абый үзе дә балалар белән сөйләшеп: “Моң - матур, дөрес җырлау гына түгел. Җырның эчтәлегенә төшенеп башкарсаң, ул үзеннән-үзе йөрәктән агыла”, - дип аңлата иде. Илһам абый юмор остасы иде. Бик җиңел холыклы, җайлы кеше булды. Беркайчан йөзеннән елмаю төшмәде. Төрле чак булды, әлбәттә. Илһам абыйны эзләп сәхнәгә чыгарган вакыт та истә. Озын юлдан соң, бераз ятып торырга булган икән, йоклап киткән. Оркестр сәхнәдә, Илһам абый юк. Ахыр чиктә эзләп таптылар. Ә ул бернәрсә булмагандай чыкты да җырлады. Илһам абый - күпкырлы җырчы. Ул классик әсәрләрне дә, эстрада җырларын да башкарды. Исән чагында консерваториянең вокал мәктәбенең тоткасы иде. Илһам абыйның үзенчәлекле сәләте - сиземләүдер, мөгаен. Ул башкарган һәр җыр классик әсәргә әйләнә иде. Барлык композиторлар белән тыгыз элемтәдә торды: Яхин, Мозаффаров, Еникеев. Композиторлар, шагыйрьләр аңа атап әсәрләр иҗат итте. Алар безнең алтын фондыбыз! - диде Зилә Сөнгатулллина.
Илһам Шакиров дүрт еллык музыка көллиятен бер елда тәмамлаган уникаль кеше. 29 яшендә аңа Татарстанның халык артисты исемен биргәннәр. “Элек бик сәләтле җырчыларга экстерн белән укуны тәмамларга рөхсәт итәләр иде. Хәзер тәртипләр башка”, - дип аңлатты Зилә ханым.
4 сәгатьлек концертта бер генә чыгышны да артык дип атап булмый. Моңлы, зәвыклы, тәртипле кичә иде. Илһам Шакиров - кабатланмас тавышлы җырчы, композитор, татар эстрадасына юл салучы буларак ачылды. Колакларга май, күңелгә ял булды. Тамашачылар елады да, кушылып җырлады да. Кичәне “Туган тел” белән йомгакладык.
Комментарийлар