16+

Казан – 115тән артык милләт вәкилләренең җанына якын йорты

Татарстан башкаласында милли проектлар гамәлгә ашырыла

Казан – 115тән артык милләт вәкилләренең җанына якын йорты

Татарстан башкаласында милли проектлар гамәлгә ашырыла

Казан мэриясе “Яратам” үсмерләр клубында татар телендә үткәреләчәк быелгы милли чаралар планын игълан итте.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев авторларның иҗат эшләре белән танышты. Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова әйткәнчә, программа өлкәннәрне дә һәм балаларны да колачлый.

“Казан – 115тән артык милләт вәкилләренең җанына якын йорты, димәк, 115тән артык мәдәният һәм дөньяга караш. Шәһәрнең һәр кешесе хакимият тарафыннан үзенең теленә, гореф-гадәтләренә, кыйммәтләренә хөрмәт тойсын, Татарстанда, аерым алганда Казанда, халыклар арасында тынычлык һәм дуслык саклансын өчен милли мәсьәләләргә зур әһәмият бирә”, – ди Казан мэры Илсур Метшин.

– Бөтен дөнья буйлап сибелгән татар халкы өчен Казан, һичшиксез, рухи һәм мәдәни үзәк, якты маяк булып тора. Казан мэриясенең милли проектларны тормышка ашыруга юнәлтелгән эшчәнлеге безнең өчен аеруча мөһим һәм кадерле. Илсур Рәис улы Метшин җитәкләгән команда соңгы елларда туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне, бай мирасыбызны саклауга, танытуга һәм үстерүгә юнәлтелгән эзлекле, төпле эш алып бара. Казанлылар арасында милли проектларда катнашучыларның саны елдан-ел арта, бигрәк тә яшь буынның ихлас кызыксынуын күреп шатланабыз, – диде Марат Әхмәтов.

Казан шәһәре Башкарма комитеты аппаратының бүлек җитәкчесе Айсылу Гатина мэриянең “Гәүһәр”, татар теле курслары, күмәк хор, “Алмаш” гаилә бәйрәме, “Үз телем” грант конкурсы турында сөйләде. Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисткасы Алсу Мәгъсүмҗанова “Хәрәкәттә-бәрәкәт” бию дәресләре алып барачак. КФУ доценты Фәнзилә Җәүһәрова – “Туган көн” проектын җитәкли. Шәһәрнең мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Алсу Биктова “Алмачуар” театр конкурс-фестивале, “Әйдә шаярт” мәктәпләрнең шаяннар һәм тапкырлар клублары бәйгесе, “Җан авазы” поэма конкурсы, Аяз Гыйлаҗев исемендәге әдәбият фестивале үткәреләчәген әйтте. Композитор Миләүшә Хәйруллина – музыка, “Апуш” балалар татар театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова театр юнәлешендә эш алып барачак. “Калеб” проекты җитәкчесе Лилия Гәрәева әйдаманлыгында “Калеб” иҗат берләшмәсе үз эшчәнлеген дәвам итә. Режиссер Резеда Гарипова белән шагыйрә Луиза Янсуар башкалабыз Казанны “Шагыйрьләр шәһәре” проекты аша да танытачак.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading