16+

“Наше время – Безнең заман” халыкара фестивальгә әверелде

Эшләүче яшьләр җырлаганда, эшләмәүче яшьләр “тамашачы” гына

“Наше время – Безнең заман” халыкара фестивальгә әверелде

Эшләүче яшьләр җырлаганда, эшләмәүче яшьләр “тамашачы” гына

“Наше время – Безнең заман” эшләүче яшьләр иҗатының XIV нче ачык республика телевизион фестиваленең зона этабына старт бирелде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдимендә әлеге мәдәни чара быел халыкара колачта уздырыла.

Сәхнәдә – 13 мең һәвәскәр

– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә эшләүче яшьләрнең иҗат фестивале 2013 елдан бирле үткәрелә. Сәхнәдән 13 мең һәвәскәр чыгыш ясарга өлгерде инде. 14 яшьтән башлап 35 яшькә кадәргеләр яшьләр булып санала. Фестиваль “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проектына аваздаш.

“Демография” илкүләм проектын гамәлгә ашыруда да катнашабыз, дип әйтергә була. Фестиваль көннәрендә танышып китеп, гаилә корган үзешчәннәр  шактый, – ди Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры урынбасары Владислав Усанов.

прессуха. фото Бадриев

Җырлыйсы килә, дуслар!

– Хезмәт коллективлары талантлы кешеләргә бай. Станок артында басып тору гына түгел бит, җырлап-биеп тә җибәрәсе килә. “Наше время – Безнең заман” фестивале эшләүче яшьләргә үзләренең сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге бирә, – ди Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов.

прессуха. фото Бадриев

Татарстан Республикасы һөнәри берлекләре федерациясе рәисе Елена Кузьмичева да предприятиеләрдә яшьләрнең:”Фестиваль кайчан башлана?” – дип, гел кызыксынып торуларын әйтте.

– Татарстандагы кебек эшләүче яшьләрнең иҗат фестивале Россиянең башка бер генә төбәгендә дә юк. Фестиваль хезмәт коллективларын җанландырып җибәрә. Һәвәскәрләр үзләренең остазларыннан җыр-бию, сәхнәдә үзеңне тоту тәҗрибәсе ала, – диде Елена Кузьмичева.

Татарстанның муниципаль берәмлекләре ассоциациясе советының башкарма секретаре урынбасары Аркадий Семенычев сүзләренә караганда, фестивальдә муниципаль берәмлекләр дә елдан-ел активрак катнаша.

 

Милләтләргә урын түрдән

“Наше время – Безнең заман” фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов үзенең чыгышын фестивальгә һәрвакыт теләктәшлек күрсәткәннәре өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнехановка рәхмәт әйтеп башлады.

– Татарстан – күп милләтле республика. Фестивальдә туган телләрдә,.. чуваш, удмурт, мордва һәм башка телләрдә чыгыш ясарга була. Рәхим итсеннәр! Узган ел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов:”Фестивальне халыкара колачта оештырырга кирәк”, – дигән иде. Быелдан башлап Татарстандагы эшләүче яшьләрнең иҗат фестивалендә катнашырга Россия төбәкләре һәм БДБ илләре дә чакырулы. Киләчәктә БРИКС һәм ШОС илләрен дә чакыру хыялы бар, – диде Дмитрий Туманов.

“Наше время – Безнең заман” эшләүче яшьләрнең иҗат фестивалендә Гран-при яулаган –коллективка 500 мең сум премия һәм күчмә Кубок бирелә. Уңышлы чыгыш ясаган һәвәскәрләрне бүләкләү өчен приз фонды – 3,5 миллион сум.

Безнең заман. Фото: ТИ

Керер идем колхозга

– Авылларда да җырга-биюгә сәләтле яшьләр яши. Ләкин, кайбер авылларда бүген колхоз да яки совхоз да юк. Тәгаен эш урыны булмаган яшьләр фестивальдә ничек катнаша ала? – дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.

– Фестивальнең эчтәлеге – эшләүче яшьләр фестивале. Эш урыны булмаган авыл яшьләре фестивальдә катнаштырылмый, эшкә урнашсыннар, – дип җавап кайтарды Дмитрий Туманов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading