Татар сандугачы, калфаклы сандугач...
Әлбәттә, бу сүзләр беренче профессиональ татар хатын-кыз композиторы Сара Садыйкова турында. Бүген аның тууына 120 ел тулды. Шул уңайдан “Калеб” яңа буын җыены легендар композитор, җырчы, актрисаның иҗатына мөрәҗәгать итте. Тамашачы хозурына “Кайтаваз. Сара Садыйкова” концертын тәкъдим итте.
“30 августка, Аллаһ боерса, һәйкәл булыр” Моңа кадәр “Кайтаваз” циклы кысаларында Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичевка багышланган концертлар узды. Проект авторы, Казан вице-мэры Гүзәл Сәгыйтова сүзләренчә киләсе елда Казанда Сара Садыйкова һәйкәле дә ачылачак.
– Әлбәттә, һәрбер герой илһамландыра, ләкин Сара апага күптән мөрәҗәгать итмәгәнгәме, бу концерт чынлап та Сара Садыйковага кайту кебек яңгырады. Сара Садыйкова һәйкәле 2027 елда, ниһаять, үз урынын алыр дип өметләнәбез. Һәйкәл урнашкан сквер «Парклар һәм скверлар» федераль программасына керде. Без, шәһәр буларак, сквер өчен җавап бирәбез. Һәйкәл үзе – Мәдәният министрлыгы кураторлыгында. Шуңа күрә бергә-бергә матур нәтиҗәгә ирешербез дигән өметтәбез. 30 августка, Аллаһ боерса, һәйкәл булыр, – диде Гүзәл Сәгыйтова.
Һәйкәл куймаслык та түгел бит! Сара Садыйкова татар җырчылары арасыннан Мәскәүдә беренчеләрдән булып укыган. Мәскәүдә ире Газиз Айдарский белән беренчеләрдән булып Эшче театры ачалар, шахталарга барып концертлар куялар. 400гә якын җыр, 30дан артык спектакльгә әсәр иҗат итә. Мондый шәхесләргә, әлбәттә, ихтирам һәм хөрмәт булырга тиеш.
“Сара апа – үзебезнеке, тамашачыга бик якын иде” Концертта чыгыш ясаучы җырчылар исемлеге үзгәрешсез диярлек. Барысы да белемле, көчле тавышлы. “Кайтаваз” циклы шуның белән үзенчәлекле дә инде. Башкару осталыгы ягыннан берсенә дә тел-теш тигереп булмый.
Ә шулай да бер мичкә балда да, бер тамчы дегет була. Чыгышлар матур, башкаручылар да бар күңелен биреп җырлый кебек, тик кайберләренә барыбер “җылылык” җитми. Моны тамашачы да бик тиз тоеп ала. Әйтик, кайбер җырчының чыгышыннан соң зал алкышларга күмелде. “Браво”, – дип кычкыралар. Дөрес, һәр чыгыш та тамашачыга бер төрле тәэсир итми. Тик шулай да тамашачы да хәзер концертлар карап “иркәләнгән”, чагыштыралар. Эш бит сәхнәдә ничә ел чыгыш ясаудан да тормый. Тамашачыны алдап булмый. Станиславский әйтмешли: “Не верю”. Бу хакта тәнәфес вакытында композитор Резедә Әхиярова белән дә фикер алыштык.
– Салкын матурлык шул. Кечкенә генә Сара апа, Рәйсә Билалова, Зилә Сөнгатуллина, Винера Ганиева – алардан җылылык бөркелде. Гәрчә, элек затлы күлмәкләр алырга мөмкинлек тә юк иде. Бәлки, иҗатчыларга үз-үзләре белән сокланудан бераз читләшергә кирәктер. Сара апа – үзебезнеке, тамашачыга бик якын иде, – диде ул.
Дөрес, бу сүзләр күбрәк җырчылар колагына инде. Ә концертка җылылык һәм җанлылык өстәгән өчен Илназ Хәбибуллин белән Алсу Фәйзуллинага, “Апуш” балалар театрына, сценарий авторы һәм режиссерга рәхмәт. Сара апа әсәрләреннән тыш, аның тормышыннан эскизларны да күзәттек. Газиз Айдарский белән Сара Садыйкованың мәхәббәт тарихын Илназ белән Алсу сурәтләде. Кызганыч, мәхәббәтләре генә озын гомерле булмый. Газиз Айдарский 34 яшендә бакыйлыкка күчә.
“Әнием халыкныкы иде” “Кайтаваз. Сара Садыйкова” концертында җырчылар чыгышыннан тыш, тамашачылар игътибарны җәлеп итте. Сара Садыйкованың кызы 101 яшьлек Әлфия Айдарская да кичәнең кунагы иде.
– Әнием халыкныкы иде, ул чын татар сандугачы булды. Бер сүз белән әйткәндә, әнием бик көчле рухлы кеше иде, – диде ул.
Ркаил Зәйдулла: “Икесе дә 1986 елда китеп бардылар”
Кунаклар рәтендә иҗади интеллигенция вәкилләре, олпат язучылар, театр актерлары, җырчылар, җәмәгать эшлеклеләре күп иде. Үтеп барышлый гына Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла белән фикер алыштык.
– Эстрада концертларына, гомумән, йөрмим. Барыбер колакка керә бит инде. Тик бу концерттагы чыгышлар белән чагыштырырлык түгел. Җир белән күк арасы. Мин Сара апаның иҗатын бик яхшы беләм. Ул язучылар җыелышына да йөрде. Фикер алышырга, сөйләшергә ярата иде. Үтә гади, рәхәт кеше булды. Сара апаны озак еллар Композиторлар союзына алмадылар, шуңа Язучылар союзында ул – еш кунак иде.
Аның иҗатында чын милли моң ята. Сара апа кабатланмаган, төрле жанрларда иҗат иткән. Бәлки, мин консерватордыр. Тик аның иҗатын яңа җырлар белән чагыштыра алмыйм. Сара апаның көйләре бер тыңлауда истә кала. Ә яңа җырларны тамашачыга “тыңлаттырырга” кирәк. Шунысын да әйтим әле: Сара апаны калфаксыз күргәнем булмады. Гел милли киемнән йөрде. Кем теккәндер, белмим. Әмма ул үзенә тугры калды. Сибгат Хәким белән якын дуслар иде. Икесе дә 1986 елда китеп бардылар. Урыннары оҗмахта булсын, – дип сөйләде Ркаил Зәйдулла.
Гүзәл Сәгыйтова “Сара апа яныма килеп: “Болай булгач, мин бер нәрсә дә күрсәтмәм инде”, – дип әрнеп китте” Сара Садыйкованың композиторлар союзы белән мөнәсәбәтләре катлаулы булган. Бу хакта Композиторлар союзы рәисе урынбасары, Татарстанның халык артисты Резедә Әхиярова да сөйләде.
– Мин Композиторлар союзында сәркатип булып эшләп алган идем. Утырышларның берсендә Сара апа үзенең җырын күрсәтте. Баянчы, җырчы белән килде. Беренче тапкыр “Әйтергә микән, әйтмәскә микән” җырын күрсәтте. Мин протокол яздым. Композиторларның бер өлеше Сара апаны яклады, бер өлеше җырны бик “гади, примитив” дип атады. Утырыш тәмамлангач Сара апа яныма килеп: “Болай булгач, мин бер нәрсә дә күрсәтмәм инде”, – дип әрнеп китте. Дөрестән дә, Сара апа озак еллар композиторлар союзына керә алмады. Барысы кәгазь эшенә барып тоташа иде. Шулай да ул соңарып булса да, союзга керде, шөкер, – ди ул.
Сагынасызмы? Концерт ахырында сәхнәдән: «Килер буыннар затсыз җырлар җырламасын иде», – дигән теләк тә яңгырады. Җырлар язылып тора, алар арасында төрлесе бар. Барысын да тигезләп, “затсыз” дип атау да – хата. Үткәннәр сагындыра... Ә бәлки дистә еллардан соң, безне дә сагынырлар?
Резедә Әхиярова: Сара апа җырлар, спектакльләргә музыка язды. Яшьләр хәзер “баллада” форматында иҗат итә. Алар Сара апа юллары белән бармый. Ә яшь буынның үз юлы. Иҗатлары нинди нәтиҗәләргә килер әйтә алмыйм. Уңышлы булырмы икән? Әлбәттә, Сара апаның юлын дәвам итәргә кирәк. Халыкка профессионаллар иҗат иткән популяр музыка да зарур. Дөрес, Сара Садыйкова кебек җәүһәрләр бик сирәк туа.
Комментарийлар