Бүген халыкара театр көне билгеләп үтелә. Елдагыча бу көнне «Тантана» театр премиясен тапшыралар.
Быел премия Әтнә театры сәхнәсендә узды. Премия 15 нче тапкыр тапшырыла.
Җиңүчеләр:
«Дебют»:
Азат Җамалетдинов (Бөгелмә театры, «Дон Кихот» спектаклендә Санчо Панса роле);
Илназ Гаффанов (Чаллы татар театры, «Алтын алка» спектаклендә Миңлебай роле өчен);
«Иң яхшы эпизодик роль»:
Ирек Гайнетдинов (Буа театры, «Каюм Беренче» спектаклендә Вәли, Фатих, Гаяз рольләре өчен);
Рамил Вафин (Кариев театры, «Тынлык» спектаклендә N иптәш роле өчен);
«Курчак театрында иң яхшы актёр»:
Ирина Гайнуллина, Алсу Хайсарова («Әкият» курчак театры, «Снежная королева» спектаклендә Герда роле өчен);
«Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле»:
Зөһрә Мөхәммәтгалиева (Әтнә театры, «Яшен» спектаклендә Кабанова роле өчен);
«Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле»:
Рөстәм Гайзуллин (Тинчурин театры, «Ал яулыклы язмышым» спектаклендә Байтимер роле өчен);
«Музыкаль спектакльдә (балет, заманча хореография, пластик спектакль) иң яхшы роль»:
Аманда Гомес (Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры, «Лебединое озеро» спектаклендә Одетта-Одилия роле өчен);
Вагнер Карвальо (Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры, «Лебединое озеро» спектаклендә Ротбарт роле өчен).
«Иң яхшы хатын-кыз роле»:
Гүзәл Шәмәрданова (Түбән Кама татар театры, «Галия» спектаклендә роле өчен
«Иң яхшы ир-ат роле»:
Ришат Әхмәдуллин (Камал театры, «Сафлык музее» спектаклендә Кемаль роле өчен);
Роман Ерыгин (Казан ТЮЗы, «Село Степанчиково и его обитатели» спектаклендә Фома Фомич роле өчен).
«Актёрлар ансамбле»:
«Живой город» фондының MON театр мәйданчыгы «Затворник и Шестипалый» спектакле;
Түбән Кама ТЮЗының «Чехов. Репетиция» спектакле;
«Легкие крылья» Әлмәт урам театрының «Маяк» спектакле;
«Балалар өчен иң яхшы спектакль»:
Тинчурин театрының «Кечкенә Мирза» спектакле
«Кече формада иң яхшы спектакль»:
«Живой город» фондының Демидов театраль резиденциясе «Судьба человека» спектакле;
«Зур формада иң яхшы спектакль»:
Камал театрының «Сафлык музее» спектакле.
«Иң яхшы музыкаль спектакль»:
«Әлиф» иҗат берләшмәсенең «balballar» («Балбаллар») спектакле;
Камал театрының «Башмагым» спектакле.
«Эксперимент»:
Минзәлә театрының «Нос. Сон» спектакле;
Әлмәт театрының «И’тальян» («Кьоджинские перепалки») спектакле;
Намус һәм тугрылык номинациясе: Нуриәхмәт Сафин (Кариев театры)
Махсус премияләр:
Казан мэры Илсур Метшинның махсус премиясе: "Хыял артыннан" спектакле (Тинчурин театры)
Зәкия Туишева исемендәге махсус премия : Гүзәл Шәмәрданова (Әлмәт театры) , Гөлнара Кашипова (Әлмәт театры), Земфира Мөхәммәтшина (Апас театры)
Дамир Сираҗиев исемендәге махсус премия: Марина Корчак, Фәнис Мөсәгыйтов, Рәдиф Кашапов
Театр эшлеклеләре берлеге премиясе : Раушан Мөхәммәтҗанов
Казан журналы махсус бүләге: Чаллы театры
Сәхнә журналы махсус бүләге: Кариев театры (Позывной татарин спектакле)
Сезондагы казанышлар өчен махсус премия: Туфан Имаметдинов, Эльмир Низамов
Шамил Закиров исемендәге махсус премия: Таһир Габидуллин (Камал театры)
Комментарийлар