16+

Татарстан Язучылар берлеге Тукай премиясенә кандидатлар итеп кемнәрне тәкъдим итә?

Озын исемлектән кыска исемлек калган.

Озын исемлектән кыска исемлек калган.

«Язучылар берлегенең шорт-листы әзер. Тукай премиясенә 2 кандидат расланды», дип яза шагыйрь Булат Ибраһимов үзенең телеграм-каналында. Булат беркеткән фотодан күренгәнчә, Татарстан Язучылар берлеге Тукай премиясенә кандидатлар итеп шагыйрәләр Лилия Гыйбадуллина белән Илсөяр Иксанованы чыгарган.

Моңа кадәр Булат озын исемлекне дә күрсәткән иде. Марат Әмирханов, Рәфкать Кәрами, Зиннур Хөснияр, Рифә Рахман, Рәфис Корбан, Илсөяр Иксанова, Рәдиф Сәгъди, Хәбир Ибраһимнарның озын исемлеккә эләгүен һәм берлекнең Әлмәт белән Чаллы бүлегеннән дә язучылар тәкъдим ителү мөмкинлеген искәрткән иде. Чаллылар, димәк, Лилия Гыйбадуллинаны тәкъдим иткән.

Союз аша чыга кыска исемлеккә элә алмаган әдипләр башка оешмалар аша да үз кандидатураларын чыгара ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading