16+

Татарстанның мәдәни брендына әверелгән фестиваль быел нәрсә белән шаккатырыр?

Казанда «Шәрык Базары» милли мәдәниятләр фестивале быел 10 көн дәвам итәчәк. 12-22 ноябрь башкалабызда чын шәрык базары гөрлиячәк.

Татарстанның мәдәни брендына әверелгән фестиваль быел нәрсә белән шаккатырыр?

Казанда «Шәрык Базары» милли мәдәниятләр фестивале быел 10 көн дәвам итәчәк. 12-22 ноябрь башкалабызда чын шәрык базары гөрлиячәк.

Чарага 40 илдән һәм Россиянең 20 төбәгеннән катнашучылар килүе көтелә. Татарстанның мәдәни брендына әверелгән фестиваль быел нәрсә белән шаккатырыр? Тулырак бу язмабызда. 

“Шәрык базары” фестивале Казанда 4 нче тапкыр үткәрелә. Быел фестивальнең гала-концерты да, сүз уңаеннан, дүрт телдә алып барылачак: татар, рус, инглиз һәм гарәп телләре. Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов сүзләренчә, быел фестивальдә ислам илләренең чыгышлары да аерым урын алып торачак. Мондый карар киләсе елда Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы исемен йөртүгә бәйле. Фестивальнең тантаналы ачылышы иртәгә Казан Ратушасында узачак.

– Безнең фестивальгә студентлар, шул исәптән чит ил студентлары да зур игътибар бирә. Киләсе елларда, бәлки, без аерым “Студентлар Шәрык базары” ясарбыз. Быел без яшьләрне дә җәлеп итү өчен “Шәрык дискотекасы” үткәрәбез – диде фонд җитәкчесе.  

Фестиваль өчен дискотека форматы – яңалык. Оештыручылар “тәртипле дискотека” булачак дип вәгъдә итә. Яшьләр дөньякүләм танылган шәрык хитлары, инструменталь шоу көйләренә бииячәк. 

Фестиваль кысаларында уза тораган бер яңа проект – легендар татар җырчысы Илһам Шакиров истәлегенә гала-концерт. Бу концертта Илһам Шакировның мирасы дөньяның төрле телләрендә яңгыраячак. 

Йомгаклау гала-концерты 22 ноябрьдә «Пирамида» комплексында узачак. Төп хедлайнерлар үзгәрми диярлек: Ялла төркеме, Бахтавар, Көнчыгыш илләре һәм Россия төбәкләре башкаручылары. Ә Татарстанны Дәүләт җыр һәм бию ансамбле тәкъдим итәчәк. Әмма хедлайнерның исеме әлегә катлаулы сөйләшүләр аркасында сер итеп саклана. 

– Шәрык илләре белән сөйләшүләр алып бару – үзенчәлекле күренеш. Берәү дә “юк” дип әйтми: “Иншаллаһ”, – дип җавап бирәләр. Киләләрме, юкмы билгесез. Әлегә Оманнан башкаручы белән килешү имзаланмаган, гәрчә билетларны сатып алып, кунакханәгә заказ биреп куйдык, – дип аңлатты Рифат Фәттахов. 
Шулай ук “Шәрык базары” кысаларында фәнни конференция, Кавказ һәм Көнчыгыш милләтләренең биюләре концерты, “Вайнах” ансамбле һәм “Ялла” төркеме концертлары да узачак. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading