– Театр кагыйдәләрендә соңга калучыларны залга кертмәү дигән сүз бар анысы. Ләкин аны гамәлгә җигә башлаганда, гадәттә, андый тамашачыларның күбесе бөтен театрга кычкырып, талаша башлыйлар. Андый күренешләр белән ямьсезләнәсе килмәгәнгә, билетерлар аларны залга кертә. Әлбәттә, бу башка тамашачыларга, артистларга бик комачаулый, – ди Илгиз Зәйниев.
Дресс-код – чикләү түгел Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов театрга дресс-код кертү ягында. Аның сүзләренчә, бу эш берникадәр башланган да. – Безнең максат – театрга йөрүне гадәти бер күңел ачу чарасы гына түгел, ә үзенә күрә бер бәйрәм, рухи вакыйга дәрәҗәсенә күтәрү. Тамашачының театрда үз-үзен тоту кагыйдәләренә багышланган махсус видеороликлар әзерләнде. Алар социаль челтәрләрдә дә урнаштырылды, театр фойесында даими рәвештә күрсәтелә. Нәтиҗәсе булыр дип ышанабыз. Театр ул – сәхнә белән зал арасында рухи бәйләнеш туа торган үзенчәлекле мохит. Ә кешенең өс-киеме, аның тышкы кыяфәте, һичшиксез, эчке халәтенә һәм үз-үзен тотышына тәэсир итә. Көндәлек яки спорт стилендәге иркен кием кешене иркенәергә, гадәти мохиттәгечә утырырга, хәтта кайчак салынкы тотышка этәрергә мөмкин. Ә инде зәвык белән сайланган, кичке рухтагы образ, киресенчә, кешене җыйнаклыкка, игътибарлылыкка, әдәплелеккә өнди. Театрга матур итеп киенеп килү ул кемгәдер күрсәтү өчен генә түгел. Бу – сәнгатькә, артист хезмәтенә һәм башка тамашачыларга хөрмәт билгесе. Кием аша кеше үзе дә бу кичәнең аерым бер вакыйга икәнен тоя башлый, күңелендә бәйрәм хисе туа. Димәк, дресс-код – чикләү түгел, ә театр атмосферасын саклау, аны тагын да югарырак мәдәни дәрәҗәгә күтәрү чарасы.
Театр артисты Артем Пискунов театрга тамашачыларның джинс чалбардан килүенә каршы түгел. “Әмма майкадан яки спорт костюмыннан килүне килештермим, – ди. – Әйе, көндәлек тормышта костюм-чалбардан, смокингтан йөрергә яратмаган кеше була, шулай да театр өчен генә булса да киеп килә ала дип саныйм”, – ди ул.
Комментарийлар