16+

265 гариза арасыннан иң-иңнәр: «Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе – 2026» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Котлыйбыз һәм хезмәтләрендә уңышлар телибез!

265 гариза арасыннан иң-иңнәр: «Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе – 2026» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Котлыйбыз һәм хезмәтләрендә уңышлар телибез!

«Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе – 2026» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Бүген Укытучы йортында «Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе – 2026» республика бәйгеләренең җиңүчеләре билгеләнде. Быел бәйгеләрдә катнашу өчен 265 гариза килгән, алар арасыннан финалга 12 укытучы һәм тәрбияче узган.

Бәйгеләрне Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы «Мәгариф» журналы белән берлектә оештыра. Журналның баш мөхәррире Гөлүсә Закирова бәйгенең быел 13нче тапкыр үткәрелүен билгеләп үтте.

— Беренче елларда без бу бәйгене бары тик үз көчебез белән, үзебез тапкан иганәчеләр ярдәме белән үткәрә идек. Соңгы елларда аны Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, дәүләт дәрәҗәсендә зурлап оештыра башладык. Бу юкка гына түгел. Чөнки авыл укытучысының абруе башка укытучыларныкыннан югарырак булырга тиеш. Аның миссиясе зуррак: ул — авылның җаны, тел сакчысы, әдәп һәм тәрбия төшенчәләрен алга сөрүче, — дип ассызыклады Гөлүсә Закирова.

укытучы. фото Камалова

«Авыл тәрбиячесе – 2026»

«Авыл тәрбиячесе» республикакүләм бәйгесендә җиңүче дип Питрәч районының Көек авылындагы 3нче «Улыбка» билингваль балалар бакчасы тәрбиячесе Альбина Хәйдәр кызы Гафурова танылды.

«Авыл укытучысы – 2026»

«Авыл укытучысы – 2026» бәйгесендә беренче урынны Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең биология һәм химия укытучысы Наилә Исмәгыйль кызы Җәләлиева яулады.

Бәйге җиңүчеләрен котлыйбыз һәм хезмәтләрендә уңышлар телибез!

укытучы. фото камалова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading