16+

БДИ: имтиханнар тәмам. Нәтиҗә ясар чак җитте

Мәгариф тармагындагы урак өсте тәмам. Укучыларның сынаулар чоры артта калды. Инде нәтиҗәләрне барларга да чират җиткәндер.

БДИ: имтиханнар тәмам. Нәтиҗә ясар чак җитте

Мәгариф тармагындагы урак өсте тәмам. Укучыларның сынаулар чоры артта калды. Инде нәтиҗәләрне барларга да чират җиткәндер.

Республика белем бирүдә үзенең ныклы позицияләрен саклый. Бердәм дәүләт имтиханы йомгаклары – моның ачык мисалы. Чыгарылыш сыйныфлар бу юлы да йөзебезгә кызыллык китермәгән. Илкүләм нәтиҗәләр белән чагыштырсак, республикада барлык предметлар буенча да уртача баллар югарырак. Иң югары 100 баллны туплаучылар исәбе буенча да Татарстан лидерлар рәтендә.

Барыннан бигрәк укучыларыбызның «рус әдәбияты» һәм «химия»дән әзерлеге сөендергән, нәтиҗәләре гомумроссиянекеннән 11 баллга югарырак булган. Максималь уртача балларны (70тән югары) мәктәпне тәмамлаучы егет һәм кызларыбыз «чит тел» һәм рус әдәбиятыннан күрсәткән. Ә менә география һәм җәмгыять белеме бераз аксый. Уртача баллар 60тан түбәнрәк. 

Башкалар белән чагыштыру һәм укучыларыбызның өстенлеген күрү сөенечле, билгеле. Әмма үзебезнең былтыргы нәтиҗәләрне быелгысы белән бер рәткә куйсаң, саннар бераз уйландыра. Химия, биология, алман һәм француз телен бирүчеләрнең нәтиҗәләре генә узган елгыдан яхшырак. Башка предметлардан исә күрсәткечләребез аска тәгәрәгән. Моның сәбәбе нидә: укучыларыбызның белем дәрәҗәсе түбәнрәкме, әллә быелгы БДИ катлаулырак булганмы?
Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин борчылырга сәбәп күрми үзе.

- Бердәм дәүләт имтиханын тапшыручылар контингенты үзгәрде. Ел саен үсеш күрсәтә һәм нәтиҗәләрне 100 баллга җиткерә алмыйбыз бит. Төп бурыч бу түгел. Иң төп игътибарны башкага юнәлтергә кирәк. Профиль дәрәҗәдәге математиканы сайлаучылар – 6,5 процентка, физиканы – 2 процентка, химияне – 1 процентка, информатиканы сайлаучылар 0,5 процентка  артты. Бу яхшы тенденция, аны сакларга һәм үстерергә кирәк, - ди Илсур Һадиуллин.

Министр бәяләвенчә, нәтиҗәләр начар түгел. Әмма барысы да шәп дип, үз-үзең белән горурланып утырырга димәгән, тиешле нәтиҗәләр ясалачак, дип белдерде ул.

Татарстан буенча аерым карасаң, һәр предмет буенча БДИда үрнәк итеп аталырлык районнар да, үз мөмкинлекләрен тиешле дәрәҗәдә кулланмаучылар да бар. Әйтик, рус теленнән иң нәтиҗәле территорияләр арасында Бөгелмә һәм Яшел Үзән районнары, Чаллы шәһәре һәм Казан шәһәренең Вахитов районы аталды. Әлеге районнар бу предметтан әзерлек буенча традицион лидерлар.

Профильле математика буенча лидерлар исемлегендә шулай ук Яшел Үзән һәм Казанның Вахитов районы. Биредә укучыларының 50 проценттан артыгы әлеге предметны сайлаган һәм югары нәтиҗәләргә ирешкән, уртача нәтиҗә 72 баллдан артык.

Һәр предмет буенча лидерлар һәм антилидерларны атап була. Әмма район белән районны чагыштыру, бер калыпка салу бик үк дөрес түгел, дип ассызыклый Илсур Һадиуллин.

- Ниндидер рейтинг төзү, кешенең башына сугып, «Сез менә начар эшлисез», дию дөрес түгел. Без аларга «Сезнең потенциалыгыз, булган ресурсларыгыз әле кулланылып бетмәгән», дибез. Монда төрле факторлар булырга мөмкин. Бәлки укытучылар җитмидер, бәлки аларның тәҗрибәсе азрактыр. Монда төпле анализ кирәк, монысы – ак, тегесе – кара, дип кенә булмый», - ди Мәгариф һәм фән министры. 

Имтихан тапшыру кампаниясенең төп үзенчәлекләреннән берсе, узган елдагы кебек үк, 3 һәм 4 июльдә бер предмет буенча сынауны яңадан узу мөмкинлеге булды. Барлыгы имтиханны кабат 2565 кеше тапшырган, бу 2024 ел белән чагыштырганда 1,5 тапкыр күбрәк. 80 проценты үз нәтиҗәләрен яхшырта алган.
Ә менә медальгә баручыларның үз белемнәрен акламавы – уйланырга тагын бер сәбәп. 111 кеше укучы БДИда кирәгеннән түбәнрәк нәтиҗә күрсәтеп, медальдән мәхрүм калган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading